Көзге урманга сәяхәт
(Уртанчылар төркеме өчен көз бәйрәме сценариясе)

Катнашалар:

Зурлар: Алып баручы
Көзбикә
Гном

Балалар: Куян
Керпе
Аю
Гөмбәләр

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Идәндә алтын-сары, кызгылт яфраклар ята.
Зал читендә зонтиклар тезелгән. Музыка яңгырый, залга бәйрәмчә киенгән балалар кереп, ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы: Балалар, карагыз әле, залыбыз ничек матур итеп бизәлгән. Тирә-ягыбызда алтын сары яфраклар ята. Бәйрәмебезне башлап җибәрергә вакыт җитте. Ә Көзбикәбез әле һаман да килеп җитмәгән. Бәлки ул безнең шигырьләребезне, җыр-биюләребезне ишетеп, килеп тә җитәр.

Зал уртасына балалар чыгып, көз турында шигырьләрен сөйлиләр.

1 бала: Исәнме, Көз, Алтын Көз!
Безне сагынып килдеңме?
Агачларга, куакларга
Сары чуклар элдеңме?

2 бала: Прошло, пролетело веселое лето
И солнышко мало приносит тепла.
Осень пришла, листва пожелтела,
И с летом прощаться настала пора.

3 бала: Көннәр суынды,
Чишмәләр тынды.
Безне калдырып
Кошлар да китте.

4 бала: Кошлар шикелле
Бергә гөр килеп
Ямьле үткәрик
Бүген бәйрәмне.

5 бала: Мы праздник сегодня устроим
И Осень к себе позовем.
Попляшем мы с ней, поиграем,
Осенние песни споем.
Балалар көз турында җыр башкаралар («Көзге моң»).
Җырдан соң шигырь сөйләүләрен дәвам итәләр.

6 бала: Болын өстендәге ак чәчәкләр
Башкайларын түбән игәннәр.
Инде менә көз дә килеп җитте,
Саргаерга вакыт дигәннәр.

7 бала: Кояшы да җылы нурлар чәчми,
Кошлары да никтер тын калган.
Әйтерсең лә, җирдә тереклек юк,
Бар яшәеш гүя тукталган.

8 бала: Как осень бывает красива!
Запомним ее листопад.
Осенние гроздья рябины
Огнем ярко-красным горят!

9 бала: Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җиләкләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә.

10 бала: Һәр көз үзенчә килә ул,
Һәр көз үзенчә матур.
Яфракларны алып, бер биесәк,
Көзне ярату булыр.

Алып баручы: Балалар, тирә-ягыбызда яткан яфракларны кулларыбызга алып, бер биик әле.

Балалар «Яфраклар белән бию» башкаралар.
Биеп бетергәч, урыннарына барып утыралар.
Бераздан залга, кулына кәрзин тотып, Көзбикә керә.

Көзбикә: Исәнмесез, дусларым! Бәйрәмегезгә соңарып килгән өчен, зинһар гафу итегез мине. Көзге эшләрем бик күп минем, аларны һич тә калдырырга ярамый. Әле генә кошлар җылы якларга китеп барды, язын кайтырбыз дип вәгъдә иттеләр. Мин аларны озатып калдым. Сезнең янга урманнар аша ашыга-ашыга килдем. Тик менә болыт чыкты да, яңгыр ява башлады. Мин яңгырга эләктем һәм бераз чыландым.

Алып баручы: Исәнме, Көзбикә! Рәхим ит безнең көзге бәйрәмгә! Ә болтытны без куып җибәрербез. Безнең кызларыбыз сиңа ярдәм итәр.

Зал уртасына кызлар чыгып, «Зонтиклар белән» җыр-бию башкаралар.
Биюдән соң урыннарына барып утыралар.
Көзбикә балаларны мактый.

Көзбикә: Менә, ниһаять, яңгыр да үтеп китте. Балаларыгыз бик яхшы бии һәм җырлый икән. Рәхмәт сезгә, нәни дусларым!

Алып баручы: Инде бәйрәмебезне дәвам итсәк тә була. Көзбикә, син юлда арыгансыңдыр. Утыр әйдә, ял ит! Балаларыбызның өйрәнеп килгән шигырьләрен тыңла.

Зал уртасына балалар чыгып, көз турында шигырьләрен сөйлиләр.

11 бала: Сарыларга сарган ак каенга
Шыбыр-шыбыр килеп кем дәшә?
Уттай янган кызыл миләш белән
Пышылдашып кем ул сөйләшә?

12 бала: Здравствуй, Осень золотая,
Голубого неба высь!
Листья желтые, слетая
На дорожку улеглись.

13 бала: Алтын яфраклар очалар,
Безнең башларга тиеп.
Саубуллаша кыр казлары
Язын кайтырбыз диеп.

14 бала: Что грустить теперь о лете,
Осень в гости к нам пришла.
В позолоченной карете
Всем подарки принесла.

15 бала: Көз айларын яратам мин
Җил-яңгырлары өчен.
Алтын төсле Көз чибәрдән
Бүләкләр алган өчен.

Алып баручы: Хөрмәтле Көзбикә, ә хәзер балаларыбызның җыр-бүләген кабул итеп ал!

Көз турынада җыр җырлана («Листик желтый»).
Җырдан соң урыннарына утыралар.

Көзбикә: Дусларым, мин барыгызны да уйнап алырга чакырам!

Уен үткәрелә: «Кулыңа зонтик тотып йөгер».

Уенның барышы: Балалар 2 командага бүленә. Һәр командага берәр зонтик бирелә. Уенчылар чират буенча, кулларына зонтик тотып, аякларына галуш киеп, билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр һәм кире әйләнеп кайталар. Эстафета ахыргы уенчыга кадәр дәвам итә.

Көзбикә: Ниһаять, күңелле итеп уйнап та алдык. Балалар, хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын игътибар белән уйлагыз әле.

Көзбикә табышмак әйтә. Балалар уйлыйлар.

Көзбикә: Утыра алар урманда
Ап-ак эшләпә киеп.
Киптерә дә, кыздыра да
Кешеләр аны җыеп.
(Гөмбә)

Көзбикә (залдагы балаларга мөрәҗәгать итә): Гөмбәләр, чыгыгыз әле бирегә. Үзегез турында сөйләп күрсәтегез.

Күңелле көй яңгырый. Зал уртасына гөмбә маскасы кигән балалар
чыгып баса. Алар үзләре турында сөйлиләр.

Ак гөмбә: Без ак гөмбә,
Без батыр гөмбә.
Курыкмыйбыз беркемнән дә,
Менә шундый кыю гөмбә.

Каен гөмбәсе: Без тауда да үсәбез
Һәм тау астында да,
Каеннар һәм чыршы төбендә дә.
Үләннәр арасына да качабыз,
Тапсагыз безне, бик сөенәбез.

Усак гөмбә: Үсәм усак агачлары төбендә,
Шунлыктан аталам да
Усак гөмбәсе диеп.

Гөреҗдә гөмбә: Без гөреҗдә гөмбәләре,
Бер төсле бөтенебез.
Безне табу кыен түгел –
Урман юлыннан эзләсәгез.

Баллы гөмбә: Мин – баллы гөмбә,
Үсәм көндез һәм төнлә.

Балалар «Гөмбәләр биюен» башкаралар. Аннары урыннарына барып утыралар. Бу вакытта почмакка Гном утыра. Көзбикә аны күреп ала.

Көзбикә: Ой, нинди зур гөмбә утыра монда. Үзе йоклый да бугай. (Гөмбәгә карап): Әй, Гөмбәкәй, уян йокыңнан. Монда бик күп балалар җыелган, үзеңне күрсәт әле.

Гном уяна башлый, киерелә, сузыла.

Гном: Кем ул анда мине гөмбә дип атый. Мин урман Гномы булам. Шаярырга, күңел ачарга бик яратам. Иртән торып, урманга чыксам, тирә-юнь тып-тын калган. Белмим, нәрсә булган? Урман дусларым кайда югалды икән? Мине никтер берсе дә уйнарга чакырмый. Хәзер менә бу бүкәнгә утырам да, барысын да ачыклыйм. (Янәшәдәге бүкәнгә утыра). Пышылдап сүзләр әйтәм, үз тирәмдә берничә тапкыр әйләнәм...

Гном үз тирәсендә бөтерелеп йөри, әйләнә, сихерләгән кебек нәрсәдер пышылдаша башлый. Шулвакыт кулына кишер тотып Куян килеп чыга.

Куян: Исәнме, Гном! Көз җитте, бакчада эшләр башланды. Менә мин дә тик тормадым, кышка дип күп итеп кишер җыйдым. Мә, Гном, син дә сыйлан. Ә мин ашыгам, сау булыгыз!

Куян Гномга кишер тоттырып, саубуллашып чыгып китә
(урындыкка барып утыра).

Гном: Дөрес әйтә, Куянкай. Илебезгә көз килде, тирә-ягыбыз алтын-сары төскә күмелде. Бакчаларда көзге эшләр башланды. Минем башка урман дусларым нәрсә эшләп яталар микән? Тикшереп карыйм әле.

Гном яңадан сихерли башлый, пышылдаша. Кулына чикләвек тутырылган кәрзин тотып, Керпе килеп чыга.

Керпе: Исәнме, Гном! Исәнмесез, кунаклар! Буш кул белән килмәдем, сезгә көз байлыгы – кәрзин тулы чикләвекләр алып килдем! Ә хәзергә ашыгам, кышка әзерләнергә кирәк. Бәйрәмегез котлы булсын, саубулыгыз!

Керпе кәрзинне Гномга тапшыра һәм саубуллашып чыгып китә (урындыкка барып утыра).

Гном: Тагын сихерләп карыйм әле. Бәлки тагын кем дә булса кунакка килер.
Гном сихерли, пышылдаша. Әйләнә-тирә бөтерелә.
Кулына бер тәпән бал тотып, аю килеп керә.

Гном: Исәнме, аю дус! Кер әйдә, рәхим ит бәйрәмебезгә. Күрәм син дә буш кул белән килмәгәнсең?

Аю: Исәнмесез, дусларым! Исәнме, Гном! Бәйрәмдә кала алмыйм, тиздән кыш җитә бит. Миңа йокларга әзерләнергә кирәк. Миннән сезгә бүләгем – бик тәмле бал (Гномга тапшыра). Хушыгыз, исән-имин яшәгез!

Саубуллашып чыгып китә (урындыкка барып утыра).

Гном: Урман дусларымның эше бик күп. Нишлисең бит, алтын көз килеп җитте. Аларның барысына да салкын кышка әзерләнергә кирәк. Ә без, дусларым, бәйрәм итик. Көзне күңелле җырлар, биюләр белән каршы алыйк.


Түгәрәккә басып, барысы бергә җыр башкаралар.
Көз уртада балалар белән җырлый («Көз белән балалар җыры»).

Гном: Җырыгыз күңелемә бик хуш килде. Рәхмәт сезгә, нәни дусларым! Ә миңа инде кайтырга вакыт җиткән. Урманга кайтып, ял итеп алыйм әле. Саубулыгыз!
Гном саубуллашып чыгып китә.

Көзбикә: Дуслар, бәйрәмебез тагын да күңеллерәк булсын өчен бергәләп биеп алыйк әле.
Балалар «Парлы бию» башкаралар.

Көзбикә: Сезнең белән хушлашасы килмәсә дә, миңа китәргә вакыт җитте, дусларым. Тиздән кышны каршыларсыз, ә мин сезнең янга икенче елга килермен. Сезгә күчтәнәч итеп, шушы кәрзинне калдырам. Анда тәмле алмалар. Рәхмәт бәйрәмегезгә, саубулыгыз! (Кәрзин белән алмаларны Алып баручыга бирә).

Балалар Көзбикәгә рәхмәт әйтеп, саубуллашалар.
Көй астында Көзбикә чыгып китә.

Алып баручы: Балалар, бүгенге көзге бәйрәм иртәбез үтеп тә китте. Ә хәзер без группага кайтып, Көзбикә бүләк иткән тәмле алмалар белән сыйланырбыз. Әлеге бәйрәм безнең күңелләребездә озак сакланыр дип уйлыйм.
Көй яңгырый.
Алып баручы балалар белән залдан чыгып китә.