Страница 3 из 5 ПерваяПервая 12345 ПоследняяПоследняя
Показано с 31 по 45 из 63

Тема: татарские народные праздники и развлечения

  1. #31
    Местный Аватар для Иделя
    Регистрация
    02.08.2014
    Адрес
    Сибай
    Сообщений
    187
    Поблагодарил Поблагодарил 
    38
    Поблагодарили Поблагодарили 
    69
    Поблагодарил в

    32 сообщениях

    По умолчанию средняя группа осень

    Көзге урманга сәяхәт
    (Уртанчылар төркеме өчен көз бәйрәме сценариясе)

    Катнашалар:

    Зурлар: Алып баручы
    Көзбикә
    Гном

    Балалар: Куян
    Керпе
    Аю
    Гөмбәләр

    Зал бәйрәмчә бизәлгән. Идәндә алтын-сары, кызгылт яфраклар ята.
    Зал читендә зонтиклар тезелгән. Музыка яңгырый, залга бәйрәмчә киенгән балалар кереп, ярымтүгәрәк ясап басалар.

    Алып баручы: Балалар, карагыз әле, залыбыз ничек матур итеп бизәлгән. Тирә-ягыбызда алтын сары яфраклар ята. Бәйрәмебезне башлап җибәрергә вакыт җитте. Ә Көзбикәбез әле һаман да килеп җитмәгән. Бәлки ул безнең шигырьләребезне, җыр-биюләребезне ишетеп, килеп тә җитәр.

    Зал уртасына балалар чыгып, көз турында шигырьләрен сөйлиләр.

    1 бала: Исәнме, Көз, Алтын Көз!
    Безне сагынып килдеңме?
    Агачларга, куакларга
    Сары чуклар элдеңме?

    2 бала: Прошло, пролетело веселое лето
    И солнышко мало приносит тепла.
    Осень пришла, листва пожелтела,
    И с летом прощаться настала пора.

    3 бала: Көннәр суынды,
    Чишмәләр тынды.
    Безне калдырып
    Кошлар да китте.

    4 бала: Кошлар шикелле
    Бергә гөр килеп
    Ямьле үткәрик
    Бүген бәйрәмне.

    5 бала: Мы праздник сегодня устроим
    И Осень к себе позовем.
    Попляшем мы с ней, поиграем,
    Осенние песни споем.
    Балалар көз турында җыр башкаралар («Көзге моң»).
    Җырдан соң шигырь сөйләүләрен дәвам итәләр.

    6 бала: Болын өстендәге ак чәчәкләр
    Башкайларын түбән игәннәр.
    Инде менә көз дә килеп җитте,
    Саргаерга вакыт дигәннәр.

    7 бала: Кояшы да җылы нурлар чәчми,
    Кошлары да никтер тын калган.
    Әйтерсең лә, җирдә тереклек юк,
    Бар яшәеш гүя тукталган.

    8 бала: Как осень бывает красива!
    Запомним ее листопад.
    Осенние гроздья рябины
    Огнем ярко-красным горят!

    9 бала: Көз көннәре бик күңелле,
    Бик күп җиләкләр пешә.
    Помидор, карбыз өлгерә,
    Алмалар өзелеп төшә.

    10 бала: Һәр көз үзенчә килә ул,
    Һәр көз үзенчә матур.
    Яфракларны алып, бер биесәк,
    Көзне ярату булыр.

    Алып баручы: Балалар, тирә-ягыбызда яткан яфракларны кулларыбызга алып, бер биик әле.

    Балалар «Яфраклар белән бию» башкаралар.
    Биеп бетергәч, урыннарына барып утыралар.
    Бераздан залга, кулына кәрзин тотып, Көзбикә керә.

    Көзбикә: Исәнмесез, дусларым! Бәйрәмегезгә соңарып килгән өчен, зинһар гафу итегез мине. Көзге эшләрем бик күп минем, аларны һич тә калдырырга ярамый. Әле генә кошлар җылы якларга китеп барды, язын кайтырбыз дип вәгъдә иттеләр. Мин аларны озатып калдым. Сезнең янга урманнар аша ашыга-ашыга килдем. Тик менә болыт чыкты да, яңгыр ява башлады. Мин яңгырга эләктем һәм бераз чыландым.

    Алып баручы: Исәнме, Көзбикә! Рәхим ит безнең көзге бәйрәмгә! Ә болтытны без куып җибәрербез. Безнең кызларыбыз сиңа ярдәм итәр.

    Зал уртасына кызлар чыгып, «Зонтиклар белән» җыр-бию башкаралар.
    Биюдән соң урыннарына барып утыралар.
    Көзбикә балаларны мактый.

    Көзбикә: Менә, ниһаять, яңгыр да үтеп китте. Балаларыгыз бик яхшы бии һәм җырлый икән. Рәхмәт сезгә, нәни дусларым!

    Алып баручы: Инде бәйрәмебезне дәвам итсәк тә була. Көзбикә, син юлда арыгансыңдыр. Утыр әйдә, ял ит! Балаларыбызның өйрәнеп килгән шигырьләрен тыңла.

    Зал уртасына балалар чыгып, көз турында шигырьләрен сөйлиләр.

    11 бала: Сарыларга сарган ак каенга
    Шыбыр-шыбыр килеп кем дәшә?
    Уттай янган кызыл миләш белән
    Пышылдашып кем ул сөйләшә?

    12 бала: Здравствуй, Осень золотая,
    Голубого неба высь!
    Листья желтые, слетая
    На дорожку улеглись.

    13 бала: Алтын яфраклар очалар,
    Безнең башларга тиеп.
    Саубуллаша кыр казлары
    Язын кайтырбыз диеп.

    14 бала: Что грустить теперь о лете,
    Осень в гости к нам пришла.
    В позолоченной карете
    Всем подарки принесла.

    15 бала: Көз айларын яратам мин
    Җил-яңгырлары өчен.
    Алтын төсле Көз чибәрдән
    Бүләкләр алган өчен.

    Алып баручы: Хөрмәтле Көзбикә, ә хәзер балаларыбызның җыр-бүләген кабул итеп ал!

    Көз турынада җыр җырлана («Листик желтый»).
    Җырдан соң урыннарына утыралар.

    Көзбикә: Дусларым, мин барыгызны да уйнап алырга чакырам!

    Уен үткәрелә: «Кулыңа зонтик тотып йөгер».

    Уенның барышы: Балалар 2 командага бүленә. Һәр командага берәр зонтик бирелә. Уенчылар чират буенча, кулларына зонтик тотып, аякларына галуш киеп, билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр һәм кире әйләнеп кайталар. Эстафета ахыргы уенчыга кадәр дәвам итә.

    Көзбикә: Ниһаять, күңелле итеп уйнап та алдык. Балалар, хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын игътибар белән уйлагыз әле.

    Көзбикә табышмак әйтә. Балалар уйлыйлар.

    Көзбикә: Утыра алар урманда
    Ап-ак эшләпә киеп.
    Киптерә дә, кыздыра да
    Кешеләр аны җыеп.
    (Гөмбә)

    Көзбикә (залдагы балаларга мөрәҗәгать итә): Гөмбәләр, чыгыгыз әле бирегә. Үзегез турында сөйләп күрсәтегез.

    Күңелле көй яңгырый. Зал уртасына гөмбә маскасы кигән балалар
    чыгып баса. Алар үзләре турында сөйлиләр.

    Ак гөмбә: Без ак гөмбә,
    Без батыр гөмбә.
    Курыкмыйбыз беркемнән дә,
    Менә шундый кыю гөмбә.

    Каен гөмбәсе: Без тауда да үсәбез
    Һәм тау астында да,
    Каеннар һәм чыршы төбендә дә.
    Үләннәр арасына да качабыз,
    Тапсагыз безне, бик сөенәбез.

    Усак гөмбә: Үсәм усак агачлары төбендә,
    Шунлыктан аталам да
    Усак гөмбәсе диеп.

    Гөреҗдә гөмбә: Без гөреҗдә гөмбәләре,
    Бер төсле бөтенебез.
    Безне табу кыен түгел –
    Урман юлыннан эзләсәгез.

    Баллы гөмбә: Мин – баллы гөмбә,
    Үсәм көндез һәм төнлә.

    Балалар «Гөмбәләр биюен» башкаралар. Аннары урыннарына барып утыралар. Бу вакытта почмакка Гном утыра. Көзбикә аны күреп ала.

    Көзбикә: Ой, нинди зур гөмбә утыра монда. Үзе йоклый да бугай. (Гөмбәгә карап): Әй, Гөмбәкәй, уян йокыңнан. Монда бик күп балалар җыелган, үзеңне күрсәт әле.

    Гном уяна башлый, киерелә, сузыла.

    Гном: Кем ул анда мине гөмбә дип атый. Мин урман Гномы булам. Шаярырга, күңел ачарга бик яратам. Иртән торып, урманга чыксам, тирә-юнь тып-тын калган. Белмим, нәрсә булган? Урман дусларым кайда югалды икән? Мине никтер берсе дә уйнарга чакырмый. Хәзер менә бу бүкәнгә утырам да, барысын да ачыклыйм. (Янәшәдәге бүкәнгә утыра). Пышылдап сүзләр әйтәм, үз тирәмдә берничә тапкыр әйләнәм...

    Гном үз тирәсендә бөтерелеп йөри, әйләнә, сихерләгән кебек нәрсәдер пышылдаша башлый. Шулвакыт кулына кишер тотып Куян килеп чыга.

    Куян: Исәнме, Гном! Көз җитте, бакчада эшләр башланды. Менә мин дә тик тормадым, кышка дип күп итеп кишер җыйдым. Мә, Гном, син дә сыйлан. Ә мин ашыгам, сау булыгыз!

    Куян Гномга кишер тоттырып, саубуллашып чыгып китә
    (урындыкка барып утыра).

    Гном: Дөрес әйтә, Куянкай. Илебезгә көз килде, тирә-ягыбыз алтын-сары төскә күмелде. Бакчаларда көзге эшләр башланды. Минем башка урман дусларым нәрсә эшләп яталар микән? Тикшереп карыйм әле.

    Гном яңадан сихерли башлый, пышылдаша. Кулына чикләвек тутырылган кәрзин тотып, Керпе килеп чыга.

    Керпе: Исәнме, Гном! Исәнмесез, кунаклар! Буш кул белән килмәдем, сезгә көз байлыгы – кәрзин тулы чикләвекләр алып килдем! Ә хәзергә ашыгам, кышка әзерләнергә кирәк. Бәйрәмегез котлы булсын, саубулыгыз!

    Керпе кәрзинне Гномга тапшыра һәм саубуллашып чыгып китә (урындыкка барып утыра).

    Гном: Тагын сихерләп карыйм әле. Бәлки тагын кем дә булса кунакка килер.
    Гном сихерли, пышылдаша. Әйләнә-тирә бөтерелә.
    Кулына бер тәпән бал тотып, аю килеп керә.

    Гном: Исәнме, аю дус! Кер әйдә, рәхим ит бәйрәмебезгә. Күрәм син дә буш кул белән килмәгәнсең?

    Аю: Исәнмесез, дусларым! Исәнме, Гном! Бәйрәмдә кала алмыйм, тиздән кыш җитә бит. Миңа йокларга әзерләнергә кирәк. Миннән сезгә бүләгем – бик тәмле бал (Гномга тапшыра). Хушыгыз, исән-имин яшәгез!

    Саубуллашып чыгып китә (урындыкка барып утыра).

    Гном: Урман дусларымның эше бик күп. Нишлисең бит, алтын көз килеп җитте. Аларның барысына да салкын кышка әзерләнергә кирәк. Ә без, дусларым, бәйрәм итик. Көзне күңелле җырлар, биюләр белән каршы алыйк.


    Түгәрәккә басып, барысы бергә җыр башкаралар.
    Көз уртада балалар белән җырлый («Көз белән балалар җыры»).

    Гном: Җырыгыз күңелемә бик хуш килде. Рәхмәт сезгә, нәни дусларым! Ә миңа инде кайтырга вакыт җиткән. Урманга кайтып, ял итеп алыйм әле. Саубулыгыз!
    Гном саубуллашып чыгып китә.

    Көзбикә: Дуслар, бәйрәмебез тагын да күңеллерәк булсын өчен бергәләп биеп алыйк әле.
    Балалар «Парлы бию» башкаралар.

    Көзбикә: Сезнең белән хушлашасы килмәсә дә, миңа китәргә вакыт җитте, дусларым. Тиздән кышны каршыларсыз, ә мин сезнең янга икенче елга килермен. Сезгә күчтәнәч итеп, шушы кәрзинне калдырам. Анда тәмле алмалар. Рәхмәт бәйрәмегезгә, саубулыгыз! (Кәрзин белән алмаларны Алып баручыга бирә).

    Балалар Көзбикәгә рәхмәт әйтеп, саубуллашалар.
    Көй астында Көзбикә чыгып китә.

    Алып баручы: Балалар, бүгенге көзге бәйрәм иртәбез үтеп тә китте. Ә хәзер без группага кайтып, Көзбикә бүләк иткән тәмле алмалар белән сыйланырбыз. Әлеге бәйрәм безнең күңелләребездә озак сакланыр дип уйлыйм.
    Көй яңгырый.
    Алып баручы балалар белән залдан чыгып китә.

  2. #32
    Местный Аватар для Иделя
    Регистрация
    02.08.2014
    Адрес
    Сибай
    Сообщений
    187
    Поблагодарил Поблагодарил 
    38
    Поблагодарили Поблагодарили 
    69
    Поблагодарил в

    32 сообщениях

    По умолчанию

    стихи на 8 марта( на башкирском)
    Тып-тып тама тамсылар
    Йырлап байрам көйөнә
    Байрам бөгөн тейеп хатта
    Тамсыларза һөйөнә

    Мин һине яратып
    Иркәләп торормын
    Мин һиңә тормошта
    Таяныс булырмын

    Яҙын ҡояш нурында
    Ирей ҡар бөртөктәре
    Бөгөн беҙҙә ҙур байрам
    әсәйҙәрҙең байрамы.

    Бүләккә әсәйҙәргә
    Сәскәләр бирергә
    Урманға барайыҡ дуҫтар
    Йыяйыҡ матур сәскәләр!

    Һигеҙенсе март килде тип
    Ҡоштар һайрай тирәктә
    Ҡоштар моңо,ҡояш-нуры
    әсәйҙәргә бүләккә.

    әсәй,әсәй,ҡәҙерлем
    мәңге йәшә донъяла
    бүләк иттең һин мине
    тылсымлы был донъяға

    әсәкәйем,гүзәлем
    күҙ нурым һин гөлкәйем.
    Нурланып сыҡҡан ҡояштай
    Яҡты һинең йөҙкәйең





    әсәнән дә бөйөгөрәк
    бармы ҡәҙерле исем?!
    шуға әсәйҙәр байрамы
    байрам бөтәбеҙ өсөн!

    иң тәүге нәфис сәскәләр
    әсәйҙәр өсөн үҫкән.
    яҙғы моңдар таңғы нурҙар
    шул сәскәләргә күскән.

    мин яратам әсәйемдең
    сәсен тарап үргәнен
    тағын уның ихлас итеп
    өй балкытып көлгәнен

    әсәкәйем берҙән-берем
    изге һинең уйҙарың
    яҙғы гөлдәр кеүек
    наҙлы йомшаҡ ҡулдарың.

  3. #33
    Местный Аватар для Иделя
    Регистрация
    02.08.2014
    Адрес
    Сибай
    Сообщений
    187
    Поблагодарил Поблагодарил 
    38
    Поблагодарили Поблагодарили 
    69
    Поблагодарил в

    32 сообщениях

    По умолчанию

    “Өч кыз” әкияте ( из интернета взята)
    Татар халык әкияте буенча балалар өчен спектакль

    Төзеделәр: Балтач 3 нче номерлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Фазылҗанова Ф.Я., музыка җитәкчесе Федорова Е.М.

    Өй эче күренеше. Әни кеше бишек тирбәтә.
    Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән ди бер хатын. Аның булган ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, аларны бишек җырлары җырлап йоклаткан.
    Әлли-бәлли итәр бу,
    Йокыларга китәр бу,
    Алма кебек тәгәрәп,
    Үсеп буйга җитәр бу.
    Йокла, кызым, йом күзең,
    Йокла, кызым, күз нурым.
    Үсеп матур кыз булганнан соң
    Кияү табарсың үзең.
    Әлли-бәлли бишеге,
    Кызыма килер йөз кеше.
    Шул йөзәүнең арасыннан
    Кияү булыр берсесе.

    Алып баручы: “Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын”, – дип, көне-төне эшләгән ди әниләре. Ананың теләкләре кабул булган. Аның кызлары бик сылу, бик уңган булып үсеп җиткәннәр, бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр.
    Бер ел үткән, ике ел үткән, өч ел үткән. Шулай яхшы гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән.
    Авылдан ерак түгел генә урман булган. Ул урманда әбинең дусты Тиенкәй – Акбикә яшәгән. (Урман күренеше).
    Тиен җырлый:

    1.Ашыкмыйча, һәрбер таңда
    Чикләвек ватам оямда.
    Чарт-чорт-чорт,
    Чарт-чорт-чорт.

    Кушымта:
    Шатланамын да уйныймын,
    Күңелсез булса, җырлыймын:
    Лә-лә-лә! Лә-лә-лә!


    2.Күз генә миңа йөгерә,
    Ябалдаш буйлап йөгерәм.
    Трэм, трэм, трэм,
    Трэм, трэм, трэм.
    Кушымта.
    3. Ап-ак кар кебек киенәм,
    Яшел нараттан җилдерәм.
    Рэм-рэм-рэм!
    Рэм-рэм-рэм!
    Кушымта.



    Тиен: Минем киемем ак булганга, авылда яшәүче дус әбием миңа Акбикә дип эндәшә. Акбикә – минем исемем. Ошыймы ул сезгә? Һай, чикләвекләр җыеп, онытып та җибәргәнмен. Әбекәйнең хәлен белеп кайтыйм әле, ничек яшәп ята икән.
    Җырлый-җырлый бара, әбинең өенә килеп җитә.
    Тиен: Кая соң бу әбекәй, ишек алдында да күренми? Әллә авырып киткән инде. (Әбинең ыңгырашкан тавышы ишетелә).
    Тиен: Әби, исәнме? Мин бүген бераз соңладым. Менә, сиңа урманнан күчтәнәчләр алып килдем.
    Әби: Рәхмәт, Акбикә. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас, диеп. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем, менә авырып киттем бит әле. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче.
    Тиен: Ярар, ярар, әбекәем. Җилдән җитез булырмын, хәзер барып әйтермен. (Тиен чыгып йөгерә).
    Өй күренеше.Олы кызы җырлый-җырлый ләгәннәр чистарта.
    Тиен: Исәнме, Миңсылу! Мин сиңа әниеңнән хәбәр китердем. Әниең авырый, бар, хәлен белеп кайт.
    Олы кызы: Һай, бик барыр идем дә, ләгәннәрне читартып бетерәсем бар шул.
    Тиен: Шулаймыни? Сине карап үстергән әниеңнән шушы ләгәннәр кадерлерәкмени? Алайса, син шушы ләгәннәреңнән гомереңә дә аерылма.
    Кыз гөберле бакага әверелә, аның суга чумган тавышы ишетелә.
    Тиен: Әй, тәүфыйксыз бала, ана кадерен белмәсәң, шулай була ул. Кая, Гөлсылу янына барып карыйм инде.
    Гөлсылу җеп эрләп утыра, җырлый.
    Тиен (ишек шакый): Гөлсылу, бу мин, әниеңнең дусты, тиенкәй, сиңа хәбәр алып килдем. Әниең авырып урын өстендә ята, аңа чәй эчерүче, аш пешерүче дә юк. Барсана, хәлләрен белеп кайтсана.
    Гөлсылу: Һай, бик барыр идем дә, базарга кадәр җеп эрләп бетерәсем бар шул.
    Тиен: Игелексез бала икәнсең. Анасының кадерен белмәгән, үзе дә рәхәт көн күрмәс. Алайса, син шул җепләреңнән беркайчан да аерылма. Бөтен гомерең җеп эрләп үтсен!
    Уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелә. Тиен ачуланып чыгып китә.
    Өченче кыз Айсылу җырлый- җырлый камыр баса. Тиен тәрәзә шакый.
    Айсылу (йөгереп чыга): Тиенкәем, син икәнсең. Исәнме, әйдә, түрдән уз. Сагынып беттем үзеңне. Нигә син бик күңелсез? Әллә әниебезгә берәр хәл булдымы, авырыймы әллә?
    Тиен: Әйе шул, әниегез авырып китте.
    Айсылу: Әйдә, ашыгыйк, тиенкәй, тизрәк барып җитик.
    Тиен: И, сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит. Кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар.
    Әниләре янына килеп җитәләр.
    Кыз: Исәнме, әнием! Кай җирең авырта? Хәзер чәй куеп җибәрәм. Мәтрүшкәләп, баллап чәй эчкәч, хәл кереп китәр.
    Әни: Рәхмәт, балакаем. Тиенкәем Акбикә, олы кызларым ник күренмиләр, син аларны чакырмадыңмы әллә?
    Тиен: Чакырдым, әбекәй, тик алар ана кадерен белмиләр. Мин аларны каргадым, олы кыз Миңсылу – бакага, уртанчы кыз Гөлсылу үрмәкүчкә әверелде.
    Әни: Һай, алай итәсең калмаган, тиенкәй, менә кулда ун бармак, аларның кайсын гына тешләсәң дә, авырта. Балалар да шулай газиз, аларның берсен дә җәберлисе килми.
    Айсылу: Менә, чәй дә кайнап чыкты. Әйдә, әни, син менә монда утыр. Тиен, син дә кил.
    Шулвакыт “гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Бака күренә.
     Әни, гафу ит.
    Әни: Һай, балакаем! Менә бит, үз гаебен таңлаган. Гафу итәм, балам!
    Бака кызга әйләнә, әнисен кочаклап ала.
     Әнием, бәгырем, гафу ит мине. Мин беркайчан да сиңа каты күңелле булмам. Һәрчак сиңа булышырмын, кадерләп кенә торырмын.
    Тагын “гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Үрмәкүч күренә.
    Ана: Гафу итәм, балакаем, сине дә гафу итәм.
    Үрмәкүч кызга әверелә, әнисен кочаклап ала.
    Айсылу: Әйдәгез, апалар, чәй янына утырыгыз.
    Әни: Кинәт кенә хәлем яхшырып китте, балалар, сезне сагынудан булган икән авыруым. Сезне күрүгә, кәефем күтәрелде. Рәхмәт сезгә, балакайларым. Һәрвакыт тәүфыйклы булыгыз.
    Алып баручы: Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы. Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә, аналарга бурычыгызны түләп бетерә алмассыз. Тәүфыйклы булыгыз, игелекле булыгыз, әниләрегезнең кадерен белегез!

    Ана турында җыр: “Әниемә”, Г. Гәрәева музыкасы, Л. Юнысова сүзләре.
    1. Әнием, кадерлем!
    Син – энҗе бөртегем.
    Син  хөрмә җимешем,
    Син – йөрәк тибешем.
    Кушымта: Әнием, әнием,
    Иң кадерлем син минем!
    2. Мин сиңа багышлап
    Җырлыйм бу җырымны.
    Мин сиңа бу җырда
    Ачам бар җанымны.
    Кушымта.
    3. Мин сине яратып,
    Иркәләп торырмын.
    Мин сиңа тормышта
    Таяныч булырмын!
    Кушымта.

  4. #34
    Местный Аватар для Иделя
    Регистрация
    02.08.2014
    Адрес
    Сибай
    Сообщений
    187
    Поблагодарил Поблагодарил 
    38
    Поблагодарили Поблагодарили 
    69
    Поблагодарил в

    32 сообщениях

    По умолчанию

    Хоттабыч маҗаралары

    Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе программасы

    Төзеделәр: Балтач 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Гомәрова Ф.Ж., Шәрәфиева Г.Н., Рәхимҗанова З.Н., музыка җитәкчесе Федорова Е.М.

    Балалар музыка астында бәйрәмчә бизәлгән залга керәләр.
    Ярымтүгәрәк ясап басалар.
    Алып баручы: Хөрмәтле балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә мәктәпкә чыгарылыш бәйрәме. Безнең балаларны яңа һәм кызыклы мәктәп тормышы көтә. Без аларга сәламәтлек, укуларында уңышлар телибез.

    1.Ничә ел инде менә
    Майның шушы көнендә,
    Безнең матур бакчага
    Мәктәптән хәбәр килә.

    2. Безнең бакча балаларын
    Укытучы апалар,
    Беренче сыйныфка дип,
    Укырга чакыралар.


    3.Бүген менә аларны,
    Бергә-бергә, әлбәттә,
    Тантаналы рәвештә
    Озатабыз мәктәпкә.
    Ә хәзер сүзне чыгарылыш төркеме балаларына бирәбез.


    Гөлшат “Карлыгач” дип атала
    Безнең гүзәл бакчабыз.
    Истәлекле көн бүген.
    Бакча белән хушлашабыз.
    Туган йорттай син кадерле
    Һәм якын күңелләргә.
    Ничек кенә хушлашасы,
    Китәсе килми бер дә.



    Динар: День за днем, 5 лет подряд
    Мы ходили в детский сад.
    Миновали те деньки,
    Мы теперь – выпускники.
    Открыла школа двери,
    Нас ждет просторный класс.
    Уходим мы, но верьте:
    Мы не забудем вас!



    Раян: Бакча белән хушлашабыз,
    7 яшь тулды безгә.
    Мәктәпкә белем алырга
    Барабыз быел көзгә.

    Зур-зур булып үстек инде,
    Килгән идек бирегә.
    Өйрәнеп кенә килгәндә
    Яңа тәпи йөрергә.


    Җыр. “Хушлашабыз бакча белән”.

    Алып баручы: (Як-ягына карана, өстәлдә торган тузанлы кувшинга игътибар итә).
    – Бу нәрсә икән? (якынрак килә, савытны ала).
    – Тәк, кичә бу савыт монда юк иде. Каян килеп чыкты икән ул монда (алып чыгып карый).
    – Бигрәк пычрак савыт икән бу, моның эчендә микроблар, бактерияләр дә күптер, берәр чир эләктерербез тагын., ташлыйм әле мин моны. (ширма артына ыргыта).
    Каты тавыш яңгырый. Ширма артыннан Хоттабыч килеп чыга.
    Аның кулында савыт ватыклары.
    Хоттабыч: О, Балтачның иң гүзәл тәрбиячеләре! Мин сезгә үземне коткаруыгыз өчен рәхмәтләр укыйм. Бик озак еллар мин бу савытта бикләнеп яттым. (савыт ватыкларын ширма артына ташлый).
    – Сезгә рәхмәт әйтеп кулыгызны үбәргә рөхсәт итегезче!
    Алып баручы: Ә сез кем буласыз соң?
    Хоттабыч: О, кадерле ханым, уйлавымча, балалар мине таныганнардыр инде.
    Балалар: Син Хоттабыч бабай! Ә без синең турында җыр да беләбез.
    Җыр. “Хоттабыч карт”.
    Хоттабыч: О, сөекле балалар! Сез бик матур җырлыйсыз. Бик күңелләрем булды әле. Минем дә сезгә шуның өчен бер яхшылык эшлисем килеп китте. Телисезме, мин сезгә капчык-капчык тәм-томнар бүләк итәм.
    Алып баручы: Юк-юк, кирәкми, тәм-томнарны бакчабызда да бик күп ашаталар.
    Хоттабыч: Ярый алайса, гүзәл солтаным, мин сезгә матур кызлары белән дөя кәрваны бүләк итәм.
    Алып баручы: О, Хоттабыч, без көнчыгыш көйләрен бик яратабыз. Көнчыгыш кызларының биюләре, киемнәре дә бик матур була бит.
    Хоттабыч: Шулаймыни, алайса, сезнеңчә булсын. (Сакалыннан 1-2 чәч йолкып ала да тылсымлы сүзләр әйтә):
    Трах-тиби-дох,
    Трах-тиби-дох.
    Бию. “Шәрыкъ кызлары биюе”.
    Хот-ч: Кадерле вә мәрхәмәтле балалар. Минем сезне келәм-самолетта да очыртасым килә.
    А.Б.: Ә бу куркыныч түгелме соң?
    Хот-ч: Юк, юк, сакалым белән ант итәм, куркыныч түгел. (Хоттабыч сихерле сүзләр әйтә).
    Көнчыгыш көе яңгырый, 4 шәрыкъ кызы келәм-самолетны алып керәләр, келәмне җәяләр.
    Хот-ч: Әйдәгез, рәхим итегез минем келәм-самолетыма. Кая барырга телисез? (утыралар, күзләрен йомалар, очу тавышы чыгарып музыка уйный).
    А.Б.: Карагыз аны, Хоттабыч, сез миңа балалар өчен башыгыз белән җавап бирәсез.
    Хот-ч: Барысы да яхшы булыр, о, йөрәк җимешем.
    Очканда радиодан тавыш килә:
    – Игътибар, игътибар, без диңгез өсте тигезлегеннән 2 мең метр биеклектә, очу тизлеге сәгатенә 540 км. Бар системалар да яхшы эшли.
    Хот-ч: Бар да мин теләгәнчә, без әкияткә якынлаштык, төшү өчен түбәнәябез.
    Балалар очканда кар патшалыгы декорациясе куела.
    Боз патшабикәсе: Ах, ничек туйдым мин барысыннан да: карлардан да, бозлардан да, бураннан да! Кая карама, бар җирдә дә кар һәм боз. Һәм гомер буе шулай. Минем боз сараемда беркем дә яшәргә теләми. Бар иде дә бер Кай исемле малай. Ләкин аны да тотып кала алмадым. Герда исемле кыю кыз миннән дә көчлерәк булып чыкты. Уйлап карагыз әле, миннән, Боз патшабикәсеннән! Ләкин мин моны болай гына калдырмаячакмын. (Кулына глобус алып, әйләндереп утыра). Менә инде җәй дә җитә: чәчәкләр ата. Ә менә мин хәзер өрәм дә, суык җилләр чакырам да, карлар яудырам. Дания, Швеция һәм Финляндиягә суыклар җибәрдем инде. Туктале, бәлки миңа Италиягә дә кар яудырыргадыр? Менә алар рәхәтләнеп су коенып, кызынып ятканда, мин аларга боз, яңгыр, кар яудырам. Германиягә су ташу! Ә Грециягә... минус 3. (Глобуска өрә). Ха-ха-ха! Күз алдына китердем! Тәк, монда безнең Россия. Ул зур икән, аны капларга карым җитмәс. Ярар, бер өлешен булса да карга күмәм. Менә, мәсәлән, Татарстанның Балтач районын... Хәзер мин аларга кар җибәрәм!
    А.Б.: Бөек галиҗәнәп, зинһар өчен, кирәк түгел! Бездә болай да кышлар карлы, суык! Әзрәк ял итәсе килә суыклардан.
    Боз п-се: Ә сез монда ничек барлыкка килдегез, кем сез? Сез кемнән сорап минем матур ак биләмәләремә кердегез?
    Хот-ч: О, бөекләрнең бөеклесе! О, карлыларның карлысы, ачуланма! Бу мин, синең сараеңа балаларны алып килдем, һәм моның өчен бик үкенәм! Мин шулкадәр туңдым! (тешләрен шакылдата).
    Боз п-се: Ой, нинди кызык бабакай! Ха-ха-ха! Ә сакалын карагыз! Ә туфлиләрен! Ой! Көлүгә чыдап булмый. Ой, көлдердегез әле сез мине. Ярар алайса, әгәр минем табышмакларыма җавап бирсәгез һәм минем теләкләремне үтәсәгез, мин сезне җибәрермен. Булдырмыйсыз икән, мәңгелеккә катырып калдырам!
    Хот-ч (сакалыннан чәчләрен йолкый-йолкый): Хәзер күрсәтәм мин сиңа, кем көчле икәнен күрерсең, җебетәм мин сине хәзер. Трах-тибидох! О, кайгы миңа, сакалым бозланган. Нишлим соң, бу явыз тылсымчыны бернәрсә дә эшләтә алмыйм.
    Боз п-се: Шуңа күрә, бабакай, табышмакларга җавап бирсәң, әйбәтрәк булыр.
    Хот-ч: Туры килер инде.
    Боз п-се: 1) Нәрсә җиңелрәк: 1 кг кармы, әллә 1 кг тимерме? (бертөсле).
    2) Нәрсә башы белән аска карап үсә? (Боз сөңгесе).
    3) Әгәр яулыкны кара диңгезгә төшерсәң, яулык нишли? (чылана).
    4) Ул барганда, аннан сикереп чыгып була, әмма сикереп кереп булмый. (самолет).
    Боз п-се: Ярый, булдырдың, бабакай, мин сезне җибәрер идем. Әмма ләкин сезнең белән шундый кызык. Мин сезне монда калдырырга булдым әле.
    А.Б.: Бөек галиҗәнәп, без сезнең сараегызда берничек тә кала алмыйбыз. Бүген балаларның мәктәпкә чыгарылыш бәйрәме. Аларның мәктәпкә барасы бар.
    Боз п-се: Ә мәктәп нәрсә ул? (Балалар җавап бирәләр). Нәрсәгә кирәк соң ул? Менә мин королева, бернинди мәктәптә дә укымадым.
    А.Б.: Хәзер без сезгә мәктәп турында сөйләп күрсәтербез.

    Витя: Сегодня день весенний, светлый,
    Такой волнующий для нас!
    Промчится лето незаметно,
    Нас встретит школа, первый класс!


    Адель: Телибез хәреф танырга,
    Алфавитны ятларга.
    Хәрефкә хәрефне ялгап,
    Сүзләр тезеп язарга.

    Бик күп китаплар укырбыз,
    Күп нәрсәләр белербез.
    Үскәч кирәк һөнәрләрнең
    Серенә төшенербез.




    Илназ: Санарга да өйрәнербез,
    Тапкырларга, бүләргә.
    Исәпне белер өчен бит
    Кирәк саный белергә.
    Ә хәзергә без боларны
    Белмибез шул, әлбәттә.
    Боларның бөтенесенә
    Өйрәтәләр мәктәптә.

    Боз п-се: Үзегезнең матур шигырьләрегез белән сез минем йөрәгемне җебеттегез. Ярар алайса, җибәрәм мин сезне. Ә кыш җиткәч җилләрем, суыкларым, карларым белән сезгә кунакка килермен.
    А.Б. Балалар, рәхим итегез. Сау булыгыз.
    Хот-ч: Ниһаять, сакалым җебеде. Әйдәгез, тизрәк утырыгыз келәмгә, йомыгыз күзләрегезне. Трах-трах-тибидох...
    Радиодан тавыш ишетелә: Тирә-юньдәге температура – 51 ºС. Очу тизлеге – сәгатенә 358 км. Очу шартлары яхшы.
    А.Б. Ә бәлки, безгә урыс әкиятенә кереп чыгаргадыр?
    Хот-ч: Синең теләгең минем өчен закон, о, җан сихәтем! Төшү өчен түбәнәябез.
    Музыка тына. Йорт декорацияләре куела. Кәҗә костюмнары кигән балалар өй җыештыралар. Тузан сөртәләр, идән себерәләр, табак-савыт юалар.
    А.Б.: Балалар, без нинди әкияткә эләктек?
    Балалар: “Бүре һәм 7 кәҗә бәтие” әкиятенә.
    А.Б. Дөрес. Әйдәгез, әкиятне бераз читтән карап торыйк.

    1-нче кәҗә бәтие: Менә, әниебез кайтышка өебез чип-чиста булачак!
    2-нче к.б. Идән себерелгән.
    3-нче к.б. Табак-савыт юылган.
    4-нче к.б. Төшке аш та әзер.
    5-нче к.б. Керләр үтүкләнгән.
    6-нчы к.б. Дәресләр әзерләнгән.
    7-нче к.б. Әни генә тоткарлана.
    Бүре килеп чыга. Ул кәҗә булып киенгән. Өй ишеген шакый.
    Бүре: Кәҗәләрем, бәтиләрем,
    Ачыгыз ишекне.
    Сөт тутырып әниегез кайтты,
    Кертегез тизрәк мине!
    Кәҗә бәтие: Әнием, ни өчен синең тавышың шундый калын? Карлыккан да әллә?
    Бүре: Әй, улым, суык тидергәнмен, чишмәдән салкын су эчтем, шуңадыр. (йөткерә). Әй, күп сөйләшеп тормагыз инде, ачыгыз тизрәк ишекне! (ишекне ачмакчы була).
    А.Б. Балалар, кәҗә бәтиләренә тиз генә булышырга кирәк! Бергәләп бүрене җиңә алырбыз. Хоттабыч, безгә бер таза бау кирәк.
    Хот-ч: Мәгез, алыгыз! (бау суза).
    А.Б. Балалар, Хоттабыч белән без аны хәзер бәйләп ташлыйбыз. (Бүрене бәйлиләр).
    Бүре: Нишлисез сез? Каравыл, үтерәләр! Мескен бүрене рәнҗетәләр.
    Кәҗә (кайтып керә): Кая, монда кемне рәнҗетәләр? Күпме халык җыелган монда? Абау, бу бүре түгелме соң?
    Бүре: Сәлам, түти!
    Кәҗә: Сәлам сиңа да. Ә син маскарадка бармыйсыңдыр ич, киенгәнсең, ясангансың. Ә, син монда килеп, минем балаларымны ашамакчы булгансыңдыр әле? Явыз бүре. Хәзер, хәзер, бераз хәл алыйм да (яткан бүре өстенә утыра), ә аннары ... мөгезләрем белән чәнчим, тәпиләрем белән таптыйм мин сине.

    Кәҗә әкрен генә тора, җиңнәрен сызгана.
    Бүре: Кәҗә матурым, кыйнама мине, мин бүтән алай эшләмәм, ант итәм. (кәҗә киемен салып ташлый). Мин инде күптән кәҗә ите ашамыйм. Ит ашарга тешләрем дә калмады. Кәҗә бәтиләре, балакайлар! Гафу итегез мине!
    Кәҗә: Ярый алайса, гафу итәбез бүрене, шулаймы, бәтиләрем?
    Бүре: Әйдәле, матурым, дуслашабыз!
    Кәҗә: Әйдә, сорыкай.
    Бүре: Мадам, безнең дуслык хөрмәтенә Сезне танго биюенә чакырырга рөхсәт итегез!
    Кәҗә белән бүре танго бииләр. ( чыгып китәләр.)
    А.Б. Менә барысы да әйбәт тәмамланды.
    Хот-ч: Әйе, кадерлем, юлга чыгыйк! Бу җирдә озак токарландык инде. (Балалар келәмгә утыралар). Трах-тибидох! (Келәмгә утыру белән, музыка яңгырый).
    А.Б. Балалар, очканда ничек рәхәт, нинди йомшак җил битләрне иркәли, нинди йомшак болытлар, кояш җылыта.
    Хот-ч: Балалар, мин аста ниндидер караңгылык күрәм. Минем уйлавымча, без бик куркыныч әкияткә тап булганбыз.
    А.Б. Ишетәсезме, кемдер килә! Хәзер беләбез, бу әкияттә кем яшәгәнен.
    Биеп, Атаманша һәм разбойниклар керә.
    Биеп бетергәч, балаларны күреп алалар.
    Атаманша: Егетләр, карагыз, безнең кулыбызга һавадан нинди табыш төшкән.
    1-нче юлбасар: Ой, нинди матур балалар!
    2-нче юлб. Әле алар байдадыр.
    3-нче юлб. Аларны сатып, акча эшләрбез.
    Атаманша: Ә киемнәре нинди затлы! Булмады инде. Әйдә, алмашыныйк әле. Сез миңа берәрегез матур күлмәгегезне, ә мин сезгә үземнең супермодный юбкамны бирәм. Әле ул өр-яңа диярлек, 1 генә тишеге бар. (юбкасындагы тишекне күрсәтә). Мин учак янында утырганда, йоклап киткәнмен дә, бераз янып киткәнмен. Я, ничек, алмашынабызмы?
    А.Б. Юк, Атаманша, без сиңа беребез дә матур киемнәребезне бирә алмыйбыз, бездә бүген чыгарылыш кичәсе, матур киемнәребез үзебезгә кирәк.
    Атаманша: Ә, сез шулаймы әле, сез матур күлмәкләр киеп йөргәндә, мин ертык юбка белән йөрерменме? Юк, хәзер күрсәтәм мин сезгә күрмәгәнегезне. (пистолет тери, пычак чыгара).
    Хот-ч: Трах-тибидох..... Ай-яй-яй, бу явыз хатынны. Бу минуттан яхшы күңелле, ягымлы булсын!
    Атаманша (үзендәге үзгәрешләрне сизеп): Ой, ой! Ничек рәхәт! Мин нинди әйбәт! (Юлбасарларга мөрәҗәгать итә). Дусларым, мин моннан соң сезне дә гел яхшылыкка гына өйрәтермен. Тик шулай да бүген аларга бары яхшылык кына эшлисе килә. Телисезме, мин сезне багып карыйм. Киләсе елга ниләр буласын әйтәм? Ярыймы? Әйдәгез, берәмләп килегез яныма.
    Атаманша балаларга теләкләр әйтә:
    – Син 5 леләргә генә укырсың.
    – Син мәктәптә иң акыллы бала булырсың.
    – Син көн саен мәктәпкә килеп, анда сине кире алуларын сорарсың.
    – Ә син мәктәпнең иң матур кызы белән бер партада утырырсың.
    – ....
    А.Б. Рәхмәт сиңа, хөрмәтле Атаманша! Безгә инде балалар бакчасына кайтырга вакыт. Анда безне әти-әниләр, апалар көтеп, арып беткәннәрдер.
    Атаманша: Туктагыз әле, мин үземнең юлбасарларым белән сезгә биеп күрсәтәсем килә.
    Атаманша + юлбасарлар биюе.
    Чыгып китәләр.
    А.Б. Ну, Хоттабыч, бүгенгә маҗаралар җитеп торсын. Безне кире алып кайтыгыз инде. (Хоттабыч тылсымлы сүзләр әйтә). (Келәмгә утыралар).
    А.Б. Балалар, очуы нинди рәхәт. Әнә, горизонтта Мәмлиевның чаңгы таулары, Каракүл, Сабантуй мәйданы күренә.
    Хот-ч: Трах-тибидох, келәм җиргә төшсен.
    Музыка тына, балалар җиргә төшә, урыннарына утыралар.
    А.Б. Рәхмәт, Хоттабыч, бу бик гаҗәеп сәяхәт булды.
    Хот-ч: Мин сезгә файдалы булуыма бик шатмын. Ә хәзер миңа кире үз әкиятемә кайтырга вакыт.
    Балалар Хоттабыч белән саубуллашалар, рәхмәт әйтәләр.
    Хоттабыч тылсымлы сүзләр әйтә, 4 кыз келәмне алып кереп китәләр.

    А.Б. Менә безнең әкиятләр иленә сәяхәтебез тәмам булды. Сез, әле мәктәптә укый башлагач, бик күп әкиятләрне үзегез укырсыз. Сезгә мәктәптә 4 ле, 5 ле билгеләренә генә укуыгызны телибез. Таза, матур булып үсегез. Мәктәптә безнең горурлыгыбыз булырсыз, дип ышанабыз.

  5. #35
    Местный Аватар для Иделя
    Регистрация
    02.08.2014
    Адрес
    Сибай
    Сообщений
    187
    Поблагодарил Поблагодарил 
    38
    Поблагодарили Поблагодарили 
    69
    Поблагодарил в

    32 сообщениях

    По умолчанию

    “Күңел ачыйк бергәләп”

    Мәктәпкә хәзерлек төркемендә стандарт булмаган атрибутлар
    кулланып үткәрелгән физкультурадан күңел ачу кичәсенең программасы

    Төзеде: Балтач 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Федорова С.А.

    Максат: - стандарт булмаган җиһазлар белән уен аша балаларның хәрәкәт эшчәнлеген активлаштыру;
    - балаларның күз белән карап үлчәү, тигезлек саклау күнекмәләрен, тизлеген, җитезлеген үстерү;
    - балаларда ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү, күңел күтәренкелеге булдыру.
    Җиһазлау: кеглилар, кыршаулар, геометрик фигуралар, гимнастик таяклар, “жираф”, “үрдәк”, планшетлар.

    Кичә барышы.

    Балалар музыка астында залга керәләр. 3 рәткә тезелеп басалар, кыршаулар белән күнегүләр.
    Тәрбияче: Кадерле балалар, без бүген сезнең белән җитезлектә, көчлелектә, тизлектә сынашырга килдек. Без шулай ук ярышырбыз, узышырбыз, көтелмәгән хәлләр һәм сюрпризлар да булачак.
    Хәрәкәттә – бәрәкәт
    Икәнен онытмагыз.
    Бер урында тик торудан
    Күгәреп тутыкмагыз.
    Безнең бәйрәмне карарга
    Дусларыбыз килгәннәр.
    Бергәләп күңел ачыйк,
    Уйнап алыйк дигәннәр.
    Сез әзерме безнең белән
    Арыганчы уйнарга?
    Күңелле уен башладык,
    Әйдә, рәхим итегез!

    Ишеккә шакыйлар. Ишек ачыла, 2 клоун йөгереп керә.

    1 клоун (Кызыл борын): Исәнмесез, балалар! Сез мине таныдыгызмы? Мин Кызыл борын булам (алдан керә).

    2 клоун (Сары борын): Мин Сары Борын булам. Без цирк белән үтеп барышлый сезне күрдек тә, яныгызга керәсе булдык. Без – цирк клоуннары. (Мактана.)

    1 клоун: Сары борын, син иң башта балалар белән исәнләш, аннары мактана башларсың.

    2 клоун: Әй, оныттым. Хәзер исәнләшәм. (һәрбер бала янына килеп, кулын бирә башлый.)

    1 клоун: Болай бик озак булыр, монда балалар бик күп бит.
    (Сары борын аякларыннан тотып исәнләшә).

    1 клоун: Сары борын, син балалар белән исәнләшә белмисең икән. “Исәнмесез, балалар!” дип әйт. (Сары борын исәнләшә).

    2 клоун: Балалар, без сезгә бик күп уеннар алып килдек.
    (Клоуннар балаларга фокуслар күрсәтәләр).

    Тәрбияче: Кемнәр уйнарга ярата,
    Кемнәр өлгер һәм җитез?
    Безнең белән ярышырга
    Кемнәр тели, әйтегез?
    Безнең белән ярышырга
    Җитез балалар кирәк.
    Кемнәр ярышырга әзер,
    Чыгып басыйк тизрәк!
    Командалар бер-берсен сәламлиләр.

    1 уен. “Тоннельдә йөрү”.
    (Бу ярышта балалар рәттән берничә кыршау эченә керергә тиеш. Чүгәләп, башны иеп.)

    2 уен. “Көнгерә”.
    (Тупны ике тез арсына куеп, кеглилар арасыннан сикереп бару; тупны тапшырып, артка барып басу).

    Клоуннар: Сез бик җитез икәнсез. Без сезгә табышмаклар әйтәбез.

    Кызыл борын:

    1) Сикерә белә, йөгерә белми. (туп).

    2) Ике аягы үгез,
    Маңгаенда куш мөгез. (велосипед.)
    3) Ияремә менәләр,
    Өзәнгемә тибәләр;
    Үкертеп йөгертәләр,
    Китәк җиргә китәләр. (мотоцикл)


    Сары борын:

    1) Шома табанлы чана,
    Атсыз да алга чаба.
    Җитез булса аяклар,
    Кулда була таяклар. (чаңгы)
    2) Кышын таудан шуабыз,
    Җәеп җыеп алабыз. (чана).
    3) Түп-түгәрәк яссы мин,
    Кышкы уен ясыймын.
    Этәләр дә төртәләр –
    Җәтмәләргә кертәләр. (шайба)



    3 уен. “Бормалы юл”
    (Бу уенда һәр команданың малайлары колоннага тезелә. Кызларның кулларында кыршаулар һәм гимнастик таяклар, алар шеренгада басып торалар).

    Тәрбияче: Ике клоун алга йөгереп, иң башта кыршау эченә керәләр, аннары гимнастик таяк астыннан шуышып чыгалар һәм шулай дәвам итәләр. Аннан, йөгереп кайтып, кулларындагы флажокларын беренче кешегә бирәләр. (Башны кыршауга тидермәскә, гимнастик таяк астыннан дөрес итеп шуышып барырга.)

    4 уен. “Төз ату”.
    “Жирафның” һәм “үрдәкнең” муенына боҗралар киертү (басып, гәүдәне аз гына алга иеп).
    Велосипедны аркасына куеп, Убырлы йөгереп килә.

    Убырлы: Ой, ой, мин кайда килеп җиттем, Ой, туктый алмыйм, нишләргә миңа?
    Тәрбияче: Тукта әле, нәрсә булды сиңа, Убырлы, сикермә әле.

    Убырлы: Мин туктый алмыйм, туктатыгыз мине. Мин бик ардым. Хәзер егылам... . Бу велосипед мине шулай сикертә. Мин аны бер малайдан урлап качкан идем.

    Тәрбияче (велосипедны аркасыннан алып куя, Убырлы егыла): Син, Убырлы, нигә кеше әйберенә тиясең? Карак булырга ярамый.

    Убырлы: Минем сезнең ярышыгызга өлгерәсем килде. Себеркем сынгач, бу велосипедны алган идем бер малайдан... әйтмичә.

    5 уен. Кеглилар арасыннан себеркегә атланып йөгерү.

    Убырлы: Балалар, сез бик җитез, өлгер, акыллы икән. Ярый, мин хәл алдым, велосипедны хуҗасына илтеп бирим. (Аркасына салып, йөгереп китә). Кайдан алдым, шунда илтәм.

    6 уен. “Кыршауга кер”. (Һәр команданың кызлары кыршау эченә керергә тиеш. Кайсы команда тизрәк эшли.)

    7 уен. Эстафета “Физкультура атрибутлары”. (Селкенеп торучы күпердән атрибутларны яр буена чыгарасы.)

    8 уен. “Кем тизрәк чәчәк җыя”. Геометрик фигуралардан төзү.

    Тәрбияче: Шушының белән безнең уеннар тәмам.

    Клоуннар медальләр тапшыралар һәм саубуллашып китәләр.

  6. #36
    Местный Аватар для Иделя
    Регистрация
    02.08.2014
    Адрес
    Сибай
    Сообщений
    187
    Поблагодарил Поблагодарил 
    38
    Поблагодарили Поблагодарили 
    69
    Поблагодарил в

    32 сообщениях

    По умолчанию

    ТЕМА: “БЕЗ КУЯНГА БУЛЫШТЫК”

    Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм рәсем буенча
    интеграль шөгыль конспекты
    Конспектны төзеде: Балтач 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Закирова С. Т.

    Максат: Татар халык авыз иҗатын кулланып, сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету, хәрәкәт активлыгын үстерү, кыргый хайваннар турында балаларның белемнәрен арттыру, кул чукларының физик үсешен ныгыту, фикерләү сәләтен арттыру.

    Занятие барышы.
    Тәрбияче группада балаларны эзләү хәрәкәте ясый, эндәшә. Балалар бер түгәрәк эчендә “йоклыйлар”.
    Тәрбияче: – Кая минем нәниләрем, алтыннарым, матурларым, батырларым? әллә инде йоклаганнар? Нәниләрем, торыгыз, инде күп йокладыгыз.
    Балалар уяналар.
    – Әйдәгез, уяныгыз, кояшны уятыгыз, күңелле, җылы булсынга аны да чакырыгыз.
    Балалар кояшны чакыралар:
    Кояш, чык, чык, чык,
    Майлы ботка бирермен,
    Тәти кашык бирермен,
    Майлы ботка казанда,
    Тәти кашык базарда.
    Кояш чык, болыт кач,
    Без уйнарбыз җылыткач.
    Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, кояш та чыкты, ул йокыдан уянды, безгә дә җылы, рәхәт, күңелле булды. Әйдәгез, кояшка елмаеп карыйк. Кояшка сузылыйк. (сузылалар, аяк очларына күтәрелеп, кулларын сузалар).
    Тәрбияче: Балалар, бүген урамда нинди һава?
    Балалар: Суык, кояшлы, рәхәт һ.б.
    Тәрбияче: Әйе, суык, ә менә сез суыкта бакчага килгәндә туңмадыгызмы?
    Бал-р: Юк. (Әйе).
    Тәрбияче: Әйдәгез, бүген урманга барабыз. Анда нәрсәләр яши әле?
    Бал-р: Аю, бүре, куян һ.б.
    Тәрбияче: Ә сез аю-бүредән курыкмыйсызмы? (Юк).
    Тәрбияче: Әйдәгез, алайса урманга барабыз. (атлап китәләр). Карагыз әле, монда эзләр бар. Нәрсә эзләре икән алар, шул эзләрдән атлыйк әле.
    – Туңмадыгызмы? Карагыз әле, балалар, шулкадәр күп кар яуган. Әйдәгез, урманга үзебезнең шигырьне сөйлик әле:
    Кар яуган, яуган,
    Мамык кебек кар.
    Ап-ак булганнар
    Урманнар, кырлар.
    Тәрбияче: Балалар, миңа суык булып китте, туңдым, сез дә туңмадыгызмы?
    Бал-р: Туңдык. (Юк).
    Тәрбияче: Бармаклар да туңды, әйдәгез, аларны җылытабыз.
    “Бармак” уены уйнау:
    Бу бармак – бабай бармак,
    Бу бармак - әби бармак,
    Бу бармак - әти бармак,
    Бу бармак - әни бармак,
    Бу бармак – бәби,
    Аның исеме – чәнти.
    Баш бармак бау ишә, (бау ишү хәрәкәте)
    Имән бармак имән кисә, (имән кисү хәрәкәте)
    Урта бармак ут кабыза, (ут кабызу хәрәкәте)
    Атсыз бармак ат җигә,
    Чәнти бармак чәй эчә. (чәй эчү хәрәкәте)
    Нәрсәнеңдер елаган тавышы ишетелә, балалар аны эзлиләр. Бу куян булып чыга, ул туңган, курыккан, иптәшләрен югалткан, аның тамагы ачкан.
    Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, куян белән җылынып, уйнап алыйк:
    Ак куянкай утырган, (утыралар)
    Колакларын селкетә. (кулларын куеп селкетәләр)
    Менә шулай, менә шулай
    Колакларын селкетә.
    Куян туңа башлагач,
    Аякларын җылыта. (кулларын сузып, як-якка җибәрәләр)
    Куян һаман да туңа,
    Сикергәләп тә куя,
    Менә шулай, менә шулай
    Сикергәләп тә куя. (сикерәләр)
    Кемдер аны өркетте,
    Ул урманга элдертте.
    Тәрбияче: Карагыз әле, безнең уйнаганны күреп, куянның дуслары да килгән. (зур һәм кечкенә куяннар).
    Тәрбияче: Әйдәгез, аларга күңелле булсын өчен, тәмле әйбер бирик. Куян нәрсә ярата әле ул?
    Балалар: Кишер, кәбестә һ.б.
    Балалар зур куянга зур кишер, кечкенә куянга кечкенә кишер бирәләр.
    (Куян тәрбиячегә нәрсәдер әйтә).
    Тәрбияче: Балалар, куян бүредән бик куркам, ди. Әйдәгез, куянны яшерәбез. (Зур ватманга сюжетлы рәсем ясау). Балалар, җиңнәрне сызганып, йодрыкларны буяуга манчып алыйк та, кар яудырыйк. Бүре куянның эзләрен таба алмасын.
    Ап-ак карлар яудырдык,
    Без куянны качырдык.
    Бүре таба алмасын,
    Куянны куркытмасын.
    Тәрбияче: Ә хәзер кулларны юындырыйк. (Табак белән су алып килә). Балалар, карагыз әле, табакта нәрсә бар?
    Бал-р: Су.
    Тәрбияче: Су нинди?
    Бал-р: Чиста, йомшак, җылы һ.б.
    Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, кулларны юыйк:
    Су-су-су,
    Чиста су, йомшак су,
    Кулларны чиста ю-ю-ю.
    Һәр бала үз сөлгесенә кулын сөртә.

  7. #37
    Местный Аватар для Иделя
    Регистрация
    02.08.2014
    Адрес
    Сибай
    Сообщений
    187
    Поблагодарил Поблагодарил 
    38
    Поблагодарили Поблагодарили 
    69
    Поблагодарил в

    32 сообщениях

    По умолчанию

    Әниләр көненә багышланган сценарий.
    Төзеде: Сабирова Т.И.

    «Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!»
    «Солнышко, радость, счастье моё – мая мама!»

    Кичә Римма Ибраhимова башкаруында композитор Р.Абдуллиннын, Т.Миннуллин сузлэренэ язылган жыры янгырый. "Бишек жыры".
    Сәхнәгә ике алып баручы чыга.
    1.А-б. Ана назы - жирдэ ул мэнгелек,
    Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз.
    Без узасы юлда маяк булып
    Гомер буе балкып торыгыз.
    Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.
    2 а.б. На свете добрых слов немало,
    Но всех добрее и важней одно:
    Из двух слогов простое слово: «мама»
    И нету слов дороже, чем оно.

    - Дорогие мамы!
    Поздравляем вас с Днем Матери.
    Без сна ночей прошло немало,
    Забот, тревог не перечесть.
    Земной поклон вам все родные мамы
    За то , что вы на свете есть !
    1.а.б. Елмайса йозеннэн анлыйм
    Энкэемнен телэген.
    Донья кинлегенэ тинлим
    Энкэемнен йорэген,
    Энкэй, сина булэк итэм
    Ботен донья голлэрен.
    Юллар кебек озын булсын,
    Энкэем, гомерлэрен.
    Ай нурыннан да нурлырак
    Энкэемнен йозлэре.
    Монлы койдэй кунелемдэ
    Энкэемнен сузлэре.

    Айдан, кояштан кадерле - син ул, әнием.
    Иң ягымлы ,иң сөйкемле - син ул, әнием
    Безнен бугенге бэйрэм кичэбез кадерлелэребез сезгэ, газиз энилэребезгэ багышлана
    2.а.б. Слова «Мама, мать-одни из самых древних на Земле». Все люди уважают и любят матерей. Словом «Мать» называют и свою Родину, чтобы подчеркнуть , что она по- матерински относится к своим детям.
    Во многих странах отмечается «День Матери». Люди поздравляют своих матерей и приезжают к ним в гости, дарят подарки, устраивают для них праздник. И мы сегодня собрались здесь чтобы поздравить своих мам.
    1 а.б. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!
    Мэрхэмэтле безнен энилэр.
    Жиргэ матурлыкны, илгэ батырлыкны
    Сез бирэсез, гузэл энилэр.
    Сездэ яши сурелмэслек хислэр,
    Йөзегездэ шәфкать нурлары.
    Сезнен жырлар аша кучә безгә
    Туган халкыбызнын моннары
    Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.
    Концерт номеры.________________________________________________________________
    Лирик көй яңгырый. алып баручылар чыга.
    1.а.б. Энием! Энкэем! Газиз Анам! Синнэн дэ якынрак, кадерлерэк кем бар сон доньяда?! Кукрэк сотен имезеп, конен-тонгэ, тонен-конгэ ялгап, куз карасыдай устерэсен бит син балаларынны.
    2.а.б. Мама! Мамочка! Сколько тепла таит это магическое слово. Материнская любовь греет нас до старости. Мама учит нас быть мудрыми, дает советы, заботиться о нас, передает свои песни, оберегает нас.
    Младенец старательно складывает по слогам «Ма-ма » и почувствовав удачу, смеется счастливый. Мама! Вслушивайтесь, как гордо звучит этот слово! В народе живет много добрых слов о матери. Например:

    При солнышке- тепло , при матери –добро.

    1.а.б. Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.

    2. а.б. Нет лучшего дружка, чем родная матушка.

    1 а.б. Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

    2.а.б. Без отца полсироты, а без матери и вся сирота.

    1.а.б. Улы данга чыкса, анасы яшәрер.
    1 а.б. Әйе, Ана – бөек исем,
    Нәрсә җитә ана булуга!
    Шуңа күрә
    Зур горурлык белән
    Без сөйлибез АНА турында.
    Концерт номеры.________________________________________________________________
    Лирик көй яңгырый. алып баручылар әкрен генә чыга.
    1 А. б. Бар хэстэрем, бар хэсрэтем
    Бала очен.
    Хормэтем да, хезмэтем дэ
    Бала очен.
    Укенулэр, утенулэр
    Бала очен.
    Тынгысыз кон,
    йокысыз тон
    Бала очен.
    2 А.б. Утка, суга укталуым
    Бала очен.
    Чыгар юлдан тукталуым
    Бала очен.
    Таннан эувэл кайнар аш та
    Бала очен.
    Тэгэрэгэн кайнар яшъ тэ
    Бала очен.
    1 А.б. Иртэн - кичен йорэк хисем
    Бала очен.
    Барлык эшем, барлык кочем
    Бала очен
    Янам - тузэм ,кеям - кунэм
    Бала очен.
    Горур башны тубэн иям
    Бала очен.
    Тонен якты таннар котэм
    Бала очен.
    Кунелемдэ жырлар йортэм
    Бала очен.
    Бала очен...
    Концерт номеры________________________________________________________________
    !.А.б. Ана күңеле кебек җылы, нурлы
    Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.
    Ана сөюе кебек чиксез тирән
    Җир йөзендә һичбер диңгез юк.
    Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән анны шатландырырга кирәк.

    1А.б. Ак чэчлэрен жем-жем килэ,
    Энкэй, ул шатлыктандыр.
    Гомереннен бакчасында
    Былбыллар озмэсен жыр.
    Кадерлелэребез! Бу жырыбыз сезгэ багышлана.
    Концерт номеры________________________________________________________________
    2 а.б. Люблю тебя мама, за что не знаю.
    Наверно за то , что дышу и мечтаю.
    И радуюсь солнцу и светлому дню,
    За это тебя, я родная люблю.
    За небо, за ветер, за воздух вокруг.
    Люблю тебя мама , ты лучший мой друг!
    Алексей Максимович Горький писал: «Без солнца не цветут цветы, без любви нет счастья, без женщины нет любви, без матери нет ни поэта, ни героя. Вся радость мира- от матерей!.»
    Если вы хотите сделать маму самым счастливым человеком, поступайте так, чтобы она радовалась и с гордостью могла сказать : «Знаете, какие у меня хорошие дети!»

    1.а.б. Есть мама у жеребенка,
    Есть мама у львенка,
    Есть мама у самого маленького котенка
    И у ребенка есть мама
    Любимая, славная, самая!

    «Песня мамонтенка».__________________________________________________________________

    Лирик җыр яңгырый
    1А.б. Аналар ботен йорэк жылыларын биреп устергэн балалар, усеп буйга житу белэн, очар кошлар кебек, тирэ-якка таралалар. Нишлисен бит, ананын боеклеге дэ энэ шунда - ул илебез-нен, hэр почмагында, намус белэн хезмэт итэ алырлык, белемле, тырыш сэлэтле, илhамлы балаларын устереп Ватаныбыз кулына тапшыра.

    2 А.б. Э аннан сон?!
    Аннан сон, кош теледэй генэ бер хат котэ, изге хэбэр котэ ана.
    Хат ташучы килми микэн, диеп. ,
    Борылып карый барган юлыннан.
    Конгэ чыкса, кузе тэрэзэдэ,
    Иртэ - кичен сунми уты да.
    Хатлары юк, узе кайтыр, диеп,
    Бик сон гына китэ йокыга.
    Ана котэ,
    Ана омет итэ...

    1 А.Б.Менэ шулай, усеп буйга житкэн, инде узлэре эти hэм эни булган, туган ояларыннан еракта яшэуче балалар, соекле энилэренэ хат яздылар.
    Лирик җыр яңгырый. Балалар урындыкларга утыралар, дәфтәр, ручка алалар.
    1 бала.
    "Кил син безгэ, эни, ботенлэйгэ
    Бер кайгысыз, рэхэт торырсын,
    Оебезнен. курке булырсын".
    2 бала.
    "Син безгэ кил, эни!
    Без доньянын, ожмахында гомер итэбез.
    Килэм дисэн, шушы сэгатьтэ ук
    Алыр очен кайтып житэбез"
    3 бала.
    "И шатланыр идек, эни эгэр,
    Килер ризалыгын белдерсэн.
    Туп-тугэрэк бэхетебез безнен
    Тулып ташыр иде, син килсэн".
    4 бала.
    "Кайчан курешербез, бик сагындык..."
    5 бала.
    "Кон туды исэ сине котэбез".
    6 бала.
    "Ник килмисен инде, эни, ник килмисен?"

    А. б.: Алты бала шундый хат язды
    Озелеп-озелеп, сагынып ананы.
    Шушы сузлэр булды ананын
    Алты хатка язган жавабы.
    (Прожектор Ана образын яктырта). (кой янгырый)
    (Ана балаларына язган хатын укый)
    "Бара алмыйм сезгэ, балаларым.
    Сагынсагыз, кайтып курегез,
    Кайта алмас жирдэ тугелсез.
    Ана кунеле ераклыкны белми,
    Тоеп яшим сезнен, хэллэрне,
    Кирэклекне сизсэм, узем барырмын мин,
    Котеп тормам сезнен хэбэрне.
    Китэ алмыйм буген, .
    Эгэр китсэм, мэрхум эткэегез кайтып керер сыман,
    Мине таба алмый бер ялгызы
    Боегып йорер сыман.
    Чит нигездэ сагыну авырлыгы
    Ныграк сизелер сыман,
    Туган нигез белэн бэйлэп торган
    Жеплэр озелер сыман.
    Яудан каитмый калган зур улым да
    Кайтып житэр сыман.
    Туган нигез хэтерлэтэ мина,
    Сезнен бергэ чакны,
    Туган нигез сезнен hэp адымын
    истэлеген саклый.
    Нигез ташлап киту авыр мина,
    Кем белми сон аны, кайсыгыз?!
    Сез узегез жыелып кайтыгыз!
    Мин сорамыйм сездэн артыгын,
    Сез тоярсыз кайту шатлыгын".

    А.б. Ана, ана!
    Син куш йорэкледер,
    Кэусэр сенгэн синен кунелгэ.
    Баштан сыйпап бер елмайдын исэ,
    Ботен донья ямьгэ кумелэ.
    Ана булу-изгелекнен тажы,
    Доньяда ин олы дэрэжэ.
    Ана хеше hэрбер баласынын
    Бэхетенэ ача тэрэзэ.
    Ана сина гел яхшылык тели,
    Гаеплэрен булса - кичерэ...,
    Турылыклы калыйк гомер буе
    Ана дигэн куркэм кешегэ.
    Әниләр турында җыр башкарыла.
    2 а.б. Мама! Самое понятное слово на земле. Оно звучит на всех языках мира одинакого нежно. У мамы самые ласковые и нежные руки, они все умеют. У мамы самое доброе и чуткое сердце. Оно ни к чему не остается равнодушным. И сколько бы ни было человеку лет 5 или 50, ему всегда нужна мама…
    Руки мамы качали детей в колыбели, когда они были маленькими. Это мама согревала их своим дыханием и убаюкивала своей песней.
    1.Солнца ярче для меня- мама!

    2. Мир и счастье для меня-мама!

    1.Шум ветвей, цветы полей-мама!

    2.Зов летящих журавлей- мама!

    1. В роднике чиста вода-мама!

    2. В небе яркая звезда-мама!

    1. Пусть звенят повсюду песни
    Про любимых наших мам.
    Мы за все, за все родные
    Говорим «Спасибо Вам!»
    Песня «Милая мама»_____________________________________________________________
    А.б. Татар хатыннары. Безнен, жан сойгэннэр, аналар...
    Аналарны хормэтлэп жирдэ шигырьлэр языла,
    аналарны хормэтлэп жирдэ сурэтлэр ясала,
    аналарны хормэтлэп жирдэ hэйкэллэр куела,
    Э аналар тапкан балаларнын жаннары кыела.
    Жирдэ hаман эле тынмаган сугышларда кыела.
    Аналарны кадерлилэр, аналарны соялэр,
    аналарнын алдында башларны иялэр,
    э аналар йокысыз тондэ бишек жырлары жырлыйлар,
    сугышларда жаннары кыелган уллары очен елыйлар.
    Безнен тобэктэн дэ никадэр ана Боек Ватан сугышына газиз баласын озатты, шунын күпмесе яу кырында ятып калды, хэбэрсез югалды. Ачы хэсрэттэн чэчлэренэ чал тошкэн, вакытсыз картайган энкэйлэрнен дэ инде кубесе вафат, урыннары ожмахтадыр, арсландай батыр уллар устергэн, фэрештэлэрнен.
    Купме солдат, Ватан алдындагы сугышчан антын утэп, Эфган сугышында, Чечня сугышында hэлак булды.
    А.б. Хормэтле энилэр!
    Без сезнен алда баш иябез. Мен-мен рэхмэт сезгэ!

    Питрау флольклор ансамбле чыгышы. «Солдат озату» күренеше.
    1 А.б. Газиз Энкэй!
    Йомшактыр кулларын,
    Татлыдыр сузлэрен,,
    Жылыдыр карашын,
    Тансыктыр табынын.
    Сабыйлык языннан
    Бугенге конгэчэ
    Безлэргэ зур бэйрэм
    Тибеше жаныннын!
    И, Ходай, кабул ит
    Безлэрдэн зур гозер
    Энкэйгэ бир саулык!
    Энкэйгэ бир Гомер!
    2 А.Б. Пусть день твой будет
    Солнечным, прекрасным.
    И розами твой будет устлан путь.
    И каждый вечер – звездным,
    Чистым, ясным.
    О, мама!
    Всегда счастливой будь!

    А. б. Газиз Энкэй!
    Ин сойкемле сузлэр-синеке!
    Йомшак, жылы куллар-синеке!
    Ин-ин татлы сузлэр-синеке!
    Жан изрэткеч жырлар-синеке!
    Синсез донья курмэс идек,
    Синсез берни белмэс идек,
    Синсез берни кылмас идек,
    Синсез кеше булмас идек!
    2 А.Б. Пусть этот день станет своеобразным днем благодарения нашим дорогим и любимым мамочкам, за их неоценимый труд, за их всемогущую любовь.

    1.А. Б. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,
    Чәчәк букетлары корыр ул.
    Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,
    Югалтмассыз, мәңге торыр ул.
    Ходай Сезгэ жан тынычлыгы, тэн сихэтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мен-мен рэхмэт Сезгэ, энкэйлэр!
    2 А.Б. На этом наш праздник заканчивается. И мы еще раз поздравляем Вас, милые мамы! И пусть не покидает вас терпение, которое так необходимо сейчас вам всем. И пусть все восхищаются вашей красотой. Ведь вы - самое прекрасное, что есть. Вы – самый красивый, нежный и благоуханный цветок в мире. До свидания!
    1. А.Б. Хушыгыз!
    Барлык катнашучылар сәхнәгә чыга.
    «Бәхеттә-шатлыкта» җыр яңгырый ____________________________________________

  8. #38
    Местный Аватар для Иделя
    Регистрация
    02.08.2014
    Адрес
    Сибай
    Сообщений
    187
    Поблагодарил Поблагодарил 
    38
    Поблагодарили Поблагодарили 
    69
    Поблагодарил в

    32 сообщениях

    По умолчанию

    Әниләргә багышланган кичә

    Кыз. Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез, хөрмәтле укытучылар! Сезне барыгызны да Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?
    Малай. Чөнки бүген иң-иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез - Әниләр.
    Кыз. Ә без, аларның иң-иң яраткан балалары, иң-иң матур чыгышларыбызны аларга бүләк итәбез.
    Малай. Балаларның әниләргә әйтәсе җылы сүзләре шулкадәр күп җыелган, кайсыннан гына башлыйк икән, Алсу?
    Кыз. Әйдә, иң-иң кечкенәләрдән башлыйк әле.
    (1, 2 класслар чыгышы)
    Кыз. Кадерле әниләр!
    Бәйрәмегез сезгә бәхет,
    Сәламәтлек китерсен,
    Көнегез гел шат булсын.
    Елның һәрбер көне Сезгә
    Әниләр көне булсын!

    Малай. Алсу, бүген безнең бәйрәмебез “Иң-иң” дип атала. Залга кара әле,
    иң-иң матур әни кемнеке икән?
    Кыз. Әлбәттә, минеке!

    Малай. Балалар, ә сезнеңчә ничек, иң-иң матур әни кемнеке?
    Балалар. Ми-не-ке!
    “Иң матур әни”, Гөлинә, шигырь.
    “Иң иртә”, Индира, шигырь.
    Кыз.Әни!
    Безнең барыбызның да теле әнә шундый ягымлы сүз белән әннә дип ачылган. Әле бишектә яткан чакта ук әниебезнең якты, нурлы йөзен күреп елмайганбыз, әниебезнең бишек җырын тыңлый-тыңлый татлы йокыга киткәнбез. Аның йомшак кулларына тотынып, тәпи йөрергә өйрәнгәнбез.

    Малай. Әни! Кеше үз гомерендә шушы изге, кадерле сүзне ничәмә-ничә тапкыр гына кабатламый икән?! Әйткән саен ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә.
    Кыз. Ә безнең балалар “әни” дигән сүзне нинди телләрдә әйтә алалар, үз туган телебездә нинди төсмерләрдә куллана беләләр икән, тикшереп карыйк әле.
    Балалар. Әнкәй, әсәй, әнием, Нәнәй, Инәй, Инәкәй, Мама, Мамаң,
    Анне, Муттер...

    Малай. Әни!
    Әнә шулай дип бер генә тапкыр эндәшүеңнән генә дә ана синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да тоеп ала. Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә үтеп керә. Әни, дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә, син инде горур да.

    Кыз. Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без – көчлеләр, без – батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләр дә куркыныч түгел.

    Малай. Безнең балаларга әниләр ни өчен кирәк икән, тыңлап карыйк әле.
    - Көннәр якты булсын өчен,
    - Йокы татлы булсын өчен,
    - Җил-яңгырдан саклар өчен,
    - Усаллардан яклар өчен,
    - Ашлар тәмле булсын өчен,
    - Дөнья ямьле булсын өчен,
    - Гөлләр чәчәк атсын өчен,
    - Бәхет-шатлык артсын өчен
    Бергә: - Әни кирәк!

    Кыз. Әйе, әниләрдән безгә бик күп кирәк. Ә әниләргә бездән күп кирәкме? Алар бу хакта әйтмиләр. Әмма әйткән сүзләрен, йомышларын тыңласак, алар чиксез шатлык хисе кичерәләр.

    Малай. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, әниләргә бездән нәрсә кирәк?
    - Безнең көннәр якты булу кирәк аңа!
    - Безнең йокы татлы булу кирәк аңа!
    - Җил-яңгырдан безне саклау кирәк аңа!
    - Усаллардан безне яклау кирәк аңа!
    - Безнең ашлар тәмле булу кирәк аңа!
    - Бөтен дөнья ямьле булу кирәк аңа!
    Бергә: - Шуңа күрә ул бит ана!

    “Әниемә ял кирәк” - Рамилә, 1 класс
    Кыз. Әни!
    Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең. Авырып, сырхаулап китсәк тә әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да әни каршына йөгереп киләбез. Әни – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз ул!

    Зөһрә, шигырь.

    Малай. Әниләр безгә бары тик бәхет телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак – алар да шатлана, без елмайсак – алар да елмая, без еласак – аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Әниләр шундый алар.

    “Күзләремнән күргән” , Данил, 3 класс.
    “Әниемнең кызы юк бит”, Фәннур, 4 класс,
    “Шунысы начар”, Әдилә, 4 класс.
    Кыз. Әни! Әниемнең җырлары... Бәләкәй чагымнан ук тоеп, сизеп, күреп,
    аңлап үстем. Әгәр өйдә әни әкрен генә көйләп-җырлап йөрсә, дөньям түгәрәк булды. Димәк, өйдә тынычлык, иминлек, бөтенлек.

    Нәдилә, 5 класс. Шигырь.
    “Бишек җыры” Ләйлә, 1 класс.

    Малай. “Ата-ана хакы – тәңре хакы” дигән борынгылар. Татар халкының
    әти-әниләр турындагы мәкальләре, әйтемнәре хәзерге заман балаларына
    барып җитә алдымы икән, тикшереп карыйк әле.

    Балалар мәкальләр әйтәләр.

    Кыз. Ә хәзер сүзне мәктәбебезнең иң актив, сәнгатьне үз иткән, спортта көчле алдынгы укучыларына бирәбез.
    9 класс.

    Кыз. Бүген - Әниләр көне. Шуңа микән, аларга иң-иң матур сүзләр генә әйтәсе килеп тора.

    Малай. Тик шулай да балаларның өлкәннәргә бераз гына үпкә сүзләре дә бар.

    “Кем гаепле?” Илшат, 3 класс.
    “Булган әйбәт заманнар” 3 класс.


    Кыз. Әле ярый җирдә чишмәләр бар!
    Җырлар өчен илһам кайдан килер иде?
    Малай. Әле ярый җирдә болыннар бар!
    Гүзәллекне ничек таный белер идек?
    Кыз. Әле ярый җирдә әниләр бар!
    Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?
    Бергә. Әле ярый җирдә чишмәләр бар,
    болыннар бар,
    әниләр бар!

    Кыз. Әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

    Малай. Иң-иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләрне әйтәсе килә.

    “Рәхмәт әйтәсе килә” Илсаф, Азалия, 4 класс.

    Кыз. Бүген бәйрәм - Әниләр көне. Бу бәйрәм кыш башына туры килгән. Күбәләктәй ак кар бөртекләре җирне акларга, сафларга, пакъларга теләп
    җир өстенә куналар. Әйтерсең, алар да безнең белән бергәләп әниләребезне котларга телиләр.

    Малай. Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләребез!

  9. #39
    Местный Аватар для Иделя
    Регистрация
    02.08.2014
    Адрес
    Сибай
    Сообщений
    187
    Поблагодарил Поблагодарил 
    38
    Поблагодарили Поблагодарили 
    69
    Поблагодарил в

    32 сообщениях

    По умолчанию

    “Көлсылу”
    Әкияттә – кунакта
    ( “Социальләштерү”, “Аралашу”, “Сәламәтлек”, “Музыка”
    белем бирү өлкәләрен интеграцияләү)

    Мөхәмәтҗанова Зөһрә Мансур кызы
    Әтнә районы Олы Әтнә “Кояшкай”
    балалар бакчасы музыка җитәкчесе

    Максат.
    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берләштереп, балаларның фонтазияләрен, матурлыкны күзәллауларын киңәйтү.
    Бурычлар.
    1. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның, яхшылыкның иң мөһим сыйфатлар булуына ышаныч булдыру.
    2. Җырлау тавышы формалашуын һәм музыка астында хәрәкәт итү күнекмәләрен үстерү.
    3. Театральләштерелгән күренешләрдә, биюләрдә, җырларда төрле образларны сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү.
    Җиһазлау.
    Көлсылулар өе, патша сарае панорамасы, өй өчен кирәк булган барлык атрибутлар.

    Катнашалар:
    Әкиятче (олы кеше)
    Фея (олы кеше)
    Көлсылу
    Үги әни
    1 кыз
    2 кыз
    Принц
    Патша
    Министр
    Кучер
    Ат (1 бала)
    Кунаклар: 1 кыз, 3 малай.

    Әкиятче.
    Борын-борын заманда булган бу хәл. Патша сараенда бал оештыра. Тирә якта яшәүче барлык кызларны, егетләрне бу балга чакыра.
    Бу патшалыкта урманчы гаиләсе яши. Хуҗабикә авырып, кечкенә кызын калдырып үлеп китә. Бу кайгыдан урманчы бик борчыла, кызын бик кызгана.
    Еллар уза. Урманчы 2 кызы булган хатынга өйләнә. Үги әни бик усал, көнче булып чыга. Үги кызны бердә яратмый, өйдәге барлык эшне дә аңа йөкли һәм аны Көлсылу дип атап йөртә башлый. Көлсылу үз өендә хезмәтче була.
    Шулайда матур, бәхетле көннәрнең килеренә ышана.

    1 пәрдә.

    Көлсылулар өенең бер бүлмәсе (кухня). Көлсылу мич янында нидер эшли. Үги әнисе керә.
    Үги әни.
    Көлсылу, син нигә бернәрсәдә эшләмисең? Идәннәр себерелмәгән, учак ягылмаган, киемнәр үтүкләнмәгән.
    Пижамадан бүлмәгә Көлсылуның апалары керә. Киереләләр, авыз ачалар.
    Үги әни.
    Тордыгызмы, алма бөртекләрем? Ничек йокладыгыз?
    1 кыз.
    Әйбәт
    2 кыз.
    (Эчен уып). Ашарга булмадымы әле?
    Өстәл янына килеп утыралар.
    Үги әни.
    Хәзер, хәзер, балаларым бирәм, мәгез ашагыз.
    Көлсылу поднос белән йөгереп килеп җитә.
    Кызлар зур итеп кабып, чапылдатып ашый башлыйлар.
    Фанфар тавышы. Урамнан.
    Игътибар! Игътибар!Патша фәрманын тыңлагыз. Патша сараенда бал оештыра. Барлык кызлар, егетләр балга килергә тиеш. Барысы да.
    Үги әни.
    Менә бәхет! Менә шатлык! Көлсылу! Кемнәребезне әзерлә, өчәү балга барабыз.
    Кызларын кочаклый. Көлсылу чыгып китә.
    2нче кыз көзге каршына утыра, матурлана.
    1 кыз.
    Бир әле, мәрҗәнне. Әнинеке бит ул.
    2 кыз.
    Бәйләнмәле, минем эшләремә кысылма.
    1 кыз.
    Яхшылык белән сорыйм. Үтенәм сине, миңа бир. Ачуландырма мине.

    Бер берсенә каршы киләләр, сугышмакчы булалар.
    Үги әни.
    Кызларым кычкырышмагыз!
    Көлсылу, ашыга төш. Вакытыбыз әз калды.
    1 кыз.
    Минем күлмәгем кайда?
    2 кыз.
    Ленталарым әзерме?
    1кыз.
    Я, ник сузасың, чәчемне тара инде тизрәк.

    Көлсылу 2 туганы арасында, кушканнарын үтәп, бөтерелә.
    Туганнары киенергә кереп китәләр.
    Көлсылу.
    Эх, мин балга барсаммы....
    Себеркесен тотып бии.
    Бию беткәч үги әни белән туганнары чыга.
    Көлсылу.
    Барысы да әзер. Сез бик матур. Эх, минем дә бит балга барасым килә.
    1 кыз.
    Син анда барсаң патша аптырар иде.
    2 кыз.
    Ул шапшакларны балга чакырмаган шул.
    Туганнары Көлсылуны үчеклиләр, һава үпиләре җибәрәләр. 3 бергә чыгып китәләр.
    Көлсылу күңелсезләнеп, аптырап кала, елый башлый. Шул чак Фея керә.
    Көлсылу.
    Исәнме Фея. Мин бик шат, син бик вакытлы килдең.
    Фея.
    Борчылма Көлсылу, мин барысында беләм, балга барасы килгәнеңне дә принц белән биисең килгәннедә. Синең яхшылыкларың үзеңә яхшылык белән кайталар.
    Көлсылу.
    Фея син барысын да беләсең ?
    Фея.
    Беләм шул. Әле мин бик күпне булдыра да алам.

    Фея Көлсылу тирәли әйләнеп йөри. Көй барышында тагын 2 фея чыгалар, Көлсылу кереп китә. Феялар бииләр. Көлсылу матур күлмәкләрдән чыга. 2 Фея кереп китә.
    Фея.
    Менә сиңа матур туфлилар, күлмәгеңә дә бик килешә. Мондый матуры башка бер җирдә дә юк.
    Көлсылу.
    Фея, мин бик бәхетле. Рәхмәт сиңа.(Йөгереп китмәкче була).
    Фея.
    Тукта, тукта. Иң мөхиме, исеңдә калдыр. Төңге 12 суга башлау белән өйгә кайт. Минем сихер көчем шунда бетә.
    Көлсылу.
    Рәхмәт, рәхмәт мин барысында аңладым. 12 не суга башлау белән мин балдан китәчәкмен.
    Фея.
    Алайса алга, сине карета көтә.
    Ишектән чыгып китәләр. Аларны ат җигелгән карета көтеп тора. Көлсылу залдан каретага утырып чыгып китә. Фея кул болгап кала, чыгып китә.
    Музыка астында декорацияалыштырыла.

    2 пәрдә.
    Кунаклар парлап парлап керәләр. Беренче булып патша, аның артыннан принц һәм министр. Патша,принц белән министр як-ягына утыралар.
    Патша
    Улым, кара мондагы кызларны. Дөньяның бөтен җиреннән килгәннәр.
    Министр.
    Күрше патшалыктан чакырылганнары да бар.
    Патша.
    Синең үзеңә тиң дус булырын сайлап алуыңны телим.
    Министр.
    Принц, рөхсәт итегез мин сезне көньяк чибәре белән таныштырам. Аның биюе... аккош йөзгән кебек.
    Патша.
    Үтенәм улым, күзләреңне кыскалап, авызыңны ачып торма инде.
    Төрек биюе.
    Принц башын иеп утыра.
    Министр.
    Хәзер, хәзер бу кызлар сиңа хичшиксез ошаячак. Сайлап, карап утыр.
    Үги әни кызлары атлап чыгалар.
    Принц.
    Нәкъ солдатлар кебек атлыйлар. (Башын читкә бора).
    Патша.
    Ашыкмале, улым.

    Бию.
    Принц кулын гына селки.
    Фанфар тавышы.
    Патша.
    Нәрсә булды?
    Аңлатыгыз.
    Тагын кунаклар килде?.
    Министр.
    Таныш түгел принцесса.
    Кем? Каян килгән? Менә хәлләр.

    Көлсылу трон янына килә, баш ия. Принц Көлсылу янына килә.
    Принц.
    Безнең балга килүегезгә мин бик шат. Рөхсәт итегез сезне биергә чакырырга.
    Министр.
    Ә хәзер балның төп биюе- Вальс.

    Малайлар кызларны чакыра һәм алар парлашып бию урыннарына басалар.
    Вальс биюе.
    Биегәннән соң Көлсылу белән принцны уртада калдырып бөтен кунаклар да таралыша.

    Принц.
    Кем сез, билгесез сылу?
    Көлсылу.
    Минем сезгә бер җыр бүләк итәсем килә.
    Җыр. “ Бәхетле буласың килсә”.
    Люция Зиннурова сүзләре, Гөлнара Якупова көе.
    Бәхетле буласың килсә,
    Син бер яратып кара.
    Якынайган кебек булыр,
    Күк белән синең ара.

    Аңламассың бәхетеңнән
    Синме күкләргә аштың
    Әллә күкнең җисемнәре
    Акыллырыннан шашты.

    Бар хыялың чынга ашар,
    Гел җырлап торыр йөрәк.
    Гомереңдә бер булса да
    Яратып калу кирәк.

    Принц.
    Сезнең бу сарайда гомерлеккә калуыгызны телим.
    Көлсылу.
    Мин бу балны гомеремдә дә онытмам, әмма мин сезне калдырып китәргә тиеш.

    Сәгат 12 не суга башлый.
    Көлсылу.
    Принц сау булыгыз.! Бик кызганыч. Миңа ашыгырга кирәк.
    Принц.
    Тагын азга гына калыгызчы.
    Көлсылу.
    Юк, гафу итегез, миңа ярамый.

    Көлсылу залдан чыгып китә, принц аның артыннан йөгерә, әмма ишеккә җиткәч туктап кала. Аның янына Патша һәм министр килеп җитәләр.
    Патша.
    Принцесса кайда?
    Принц. (Күңелсез генә)
    Качты.
    Минстр залдан чыгып китә.
    Патша.
    Барыгызда минем янга! Куып тотарга!
    Ул сиңа нәрсә диде? Ни исемле ул, аны кайдан эзләргә?
    Министр әйләнеп керә кулында 1 сыңар туфли.
    Министр.
    Ах, Патша, ул юкка чыккан. Менә туфлиен гына таптым.
    Патша.
    Бөтен патшалыкны эзләп чыгарга. Җир астыннан булса да табарга.

    Музыка астында барысыда залдан чыгалар.
    3 пәрдә.
    Әкиятче.
    Патша ярдәмчеләре көн- төн дими серле принцессаны эзлиләр. Кайларда гына булмый алар. Иң башта туфлины патша кызларына, аннан вәзир кызларына киертеп карыйлар, әмма берсенәдә ярата алмыйлар. Инде бар булган ышанычларын җуеп урманчы өенә барырга чыгалар.
    Шул арада декорация үзгәртелә.
    Көлсылулар өе. Көлсылу бүлмәгә керә, учак каршына утырып туфлиен карый. Үги әни кызлары белән кайтып керәләр. Көлсылу куркып туфлиен кесәсенә яшерә.
    1 кыз.
    Мин сине бик кызганам. Шундый яхшы бал булды.
    2 кыз.
    Күрсән иде принц принцесса белән биеде.
    1 кыз.
    Алар шундый чибәр!
    Үги әни.
    Аның киемнәре күз явын алырлык.
    2 кыз.
    Берсүзсез, принц аңа гашыйк булды.
    1 кыз.
    Сарайда барысыда алар турында гына сөйләшәләр.
    Үги әни.
    Нәкъ төн уртасында качып китте, беркемдә куып тота алмады.
    2 кыз.
    Бер сыңар туфлиен гына төшереп калдырган.
    Үги әни.
    “Патшалыкның барлык кызларына да туфлины киертеп карарга”- дип патша указ чыгарган.
    1 кыз.
    Кемдә кемгә яраса, шул принцның якын дусты булачак.
    Ишек шакыган тавыш.
    2 кыз.
    Кемдер ишек шакый бугай.
    Фанфар тавышы астында министр хезмәтче белән керәләр.
    Кулларында мендәргә куелган туфли.
    Министр.
    Сезнең өегездә туташлар бармы?
    Үги әни.
    Бар әлбәттә, бар! Әйдә бир тизрәк киертеп карыйм.
    ( 1 кызга киертеп карый.)
    Тиз утыр киеп кара. Катырак тарт инде. Юк булмады бу.
    (2 кызга киертеп карый.)
    Ә хәзер син кызым!
    Бармакларыңны бөкләберәк ки. Тагын бер тартып кара әле.
    Министр. Көлсылуны күреп.
    Бу нинди туташ читтә генә утыра. Нинди гүзәл, әмма бик моңсу күренә.
    Үги әни.
    Ул шапшак,Көлсылу. (Көлсылуга) Күз алдыннан югал тизрәк.
    Көлсылу китә башлый, Министр туктата.
    Министр.
    Көлсылу? (аптырап сорый). Мин сезнең калуыгызны сорыйм.
    Указны үтәргә кирәк.
    Көлсылу туфлины киеп карый.
    Министр.
    Я Алла. Ул аңа тап таман.
    Үги әни.
    Юкны сөйләмә, булмастыр.
    Министр.Минем белән сүз керәштермәгез.
    (читкә, кулларын уып). Болай булса, мин орден алам.
    Көлсылу кесәсеннән икенче сыңар туфлины алып киеп куя.
    Министр.
    Патшага хәбәр салыгыз, принцка сөенче әйтегез. Аларны монда тиз алып килегез, ә мин монда калып торырмын.
    Үги әни белән кызлары аптырашта, нишләргә дә белмиләр.
    Музыка астында Фея кереп Көлсылуның иске киемнәрен салдыра.
    Көлсылу матур күлмәктән кала.
    Фанфар тавышлары, залга Патша белән Принц керәләр.
    Принц.
    Әтием, нинди бәхет!
    (Көлсылуга, кулын биреп).
    Мин сезнең белән дус булырга телим.
    Көлсылу ризалашып кулын бирә.
    Әкиятче.
    Көлсылу хыялланып көткән матур, бәхетле көн килеп җитте. Үги әнисе, апалары гаепләрен аңлап Көлсылудан үзләрен гафу итүләрен үтенделәр. Көлсылу аларны берсүзсез гафу итте. Шушы көннән ике гаилә дус булып аралашып яши башлады.
    Музыка яңгырый. Җыр “Бергә- гомергә”.
    Нур Әхмәдиев, Наилә Шәрифуллина сүз.Гөлназ Зарипова көе.
    Янсын йөрәк, әверелсен
    Кара күмергә.
    Дуслар булыйк бергәләп без
    Бергә – гомергә.
    Дуслык ул – ныклы терәк
    Менгәндә дә үргә.
    Җырлап, көлеп яшик, дуслар,
    Бергә – гомергә.
    Син янымда булсаң, дустым,
    Арымам бер дә.
    Шатлык, кайгы уртак булсын
    Бергә – гомергә!

    Катнашучылар барысы бергә баш ияләр.

  10. #40
    Местный Аватар для Иделя
    Регистрация
    02.08.2014
    Адрес
    Сибай
    Сообщений
    187
    Поблагодарил Поблагодарил 
    38
    Поблагодарили Поблагодарили 
    69
    Поблагодарил в

    32 сообщениях

    По умолчанию

    Көз-тылсымчы
    (Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме)

    Зал төсле яфраклар белән бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле көй астында алып баручы белән балалар залга керәләр.
    Алып баручы. Балалар, карагыз әле. Бүген безнең залыбызда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып тора. Бүген безгә бәйрәм килгән.
    Әйе, бүген Көз бәйрәме!
    Яфракларны күр әле:
    Алтын төскә кергәннәр,
    Бар дөньяны күмгәннәр!
    Җил чыкканда шаулашалар,
    Оча-оча уйнашалар,
    Һавада әйләнәләр
    Һәм җиргә сибеләләр...
    “Яфрак ява” җыры башкарыла (И.Саитова көе, Л.Лерон сүзләре).
    Җыр барышында “Яфраклар” биюе башкарыла.
    Алып баручы. Нинди матурлык! Көз – табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу! Балалар, күрегез әле! Безнең тәрәзә каршындагы миләш агачы кызгылт “күлмәген” кигән, ә аның янәшәсендәге каен алтын-сары төскә кергән.
    1 нче бала. Оча яфрак, уйный яфрак
    Һаваларда әйләнеп.
    Бүген, бүген, бүген, бүген
    Көзнең матур бәйрәме.
    2 нче бала. Көз җиттеме, бар агачлар
    Алтынга манган сыман.
    Кызыл яфраклы чаганнар
    Утларда янган сыман.
    3 нче бала. Көз җиттеме, җир өстенә
    Алтын яфрак җәелә.
    Карап туеп булмый һич тә
    Бу фасылның яменә.
    “Көз” җыры башкарыла (М.Әндерҗанова сүзләре һәм көе).
    Аудиоязмада салмак кына яңгыр яуган тавыш ишетелә.
    Алып баручы. Кемдер бу якка килә. Тавышы ишетелә...
    Яңгыр яуган тавыш катырак ишетелә. Залга Болыт йөгереп керә. Кулында
    яңа ел ялтыравыгы белән бизәлгән таякчыклар.
    Болыт. Мин көзге болыт булам!
    Җиргә яңгыр яудырам.
    Телим икән, сезне дә мин
    Яңгыр белән чылатам!
    Күңелле көй уйный. Болыт балалар янында йөгереп йөри, таякчыклары белән
    хәрәкәтләр ясый: “яңгыр яудыра”.
    Алып баручы. Болыт, Болыт, тукта әле,
    Син алай шаярма әле.
    Без бик матур җыр беләбез,
    Сиңа аны бүләк итәбез.
    “Яңгыр” татар халык уен җыры башкарыла.
    Болыт. Нинди матур җыр! Нәкъ менә минем өчен. Рәхмәт сезгә, балалар, күңелемне күтәрдегез.
    Яңгыр ява иләкләп,
    Яңгыр ява чиләкләп.
    Тып та тып, тып та тып,
    Тәрәзә шакылдытып.
    Шаян, нәни тамчылыр
    Уйнарга чакыралар:
    “Чыланам дип курыкма,
    Зонтик ал син кулыңа”.
    “Зонтиклар” эстафетасы уздырыла. Балалар 2 командага бүленә. Һәр командага берәр зонтик бирелә. Уенчылар чират буенча, кулларына зонтик тотып, аякларына галуш киеп, билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр һәм кире әйләнеп кайталар. Эстафета ахыргы уенчыга кадәр дәвам итә.
    Болыт. Сез бик җитез икәнсез. Булдырдыгыз. Молодцы! Яңгырдан куркып тормадыгыз.
    Алып баручы. Юк, без яңгырдан курыкмыйбыз. Яңгыр безгә бик кирәк. Яңгыр җиләк-җимеш, яшелчәләрне үстерә, һаваларны сафландыра. Ләкин хәзергә яңгыр туктап торсын, кояш чыксын иде.
    1 нче бала. Кояш, чык!
    Болыт, кач!
    Без уйнарбыз җылыткач!
    2 нче бала. Кояш, чык, чык, чык!
    Майлы ботка бирермен.
    Майлы ботка казанда,
    Тәти кашык базарда.
    Барысы бергә. Кояш, чык!
    Болыт, кач!
    Без уйнарбыз җылыткач!
    Матур көй астында залга Кояш керә.
    Кояш. Исәнмесез, мин килдем,
    Чакыруыгызны ишеттем.
    Мин Кояш – алтын Кояш!
    Мин Кояш – матур Кояш!
    Бар дөньяны яктыртам,
    Бар дөньяны җылытам!
    Болыт. Әйе, Кояш, син якты да, син җылы да. Ә менә миңа кара әле. Мин су белән тулы. Ә сусыз яшәп тә булмый. Димәк, мин дә кирәк бу җирдә.
    Кояш белән Болыт кем мөһимрәк, кирәгрәк булуы турында бәхәсләшә башлыйлар.
    Алып баручы. Сез безгә икегез дә бик кирәк. Зинһар өчен, тынычланыгыз. Тату булырга кирәк.
    Әйдәгезче, дуслашыйк,
    Бергәләп биеп алыйк!
    “Дуслаштык” биюе башкарыла. (Р.Бойко көе).
    Кояш. Без бүтән талашмыйбыз.
    Болыт. Без дуслаштык инде.
    Алып баручы. Бик яхшы. Ә без бәйрәмебезне дәвам итик.
    Кигән ап-ак эшләпә,
    Төшереп кашына ук.
    Эшләпәсен салдырсаң,
    Каш түгел, башы да юк.
    Бу нәрсә?
    Балалар. Гөмбә!
    1 нче бала. Кәрзиннәрне алабыз,
    Урманга без барабыз.
    Барабыз, барабыз,
    Гөмбә күреп алабыз.
    Иеләбез, алабыз
    Һәм кәрзингә салабыз.
    “Гөмбә җыябыз” эстафетасы уздырыла. Идәнгә төрле гөмбә муляжлары (яисә гөмбә рәсеме ясалган карточкалар) куела. Балалар 2 төркемгә бүленәләр. Һәр төркемдә әйдәүче билгеләнә, аларга кәрзиннәр бирелә. Тәрбияче сигналы буенча һәр ике төркемдәге балалар гөмбә җыя башлыйлар. Алар кәрзингә ашарга яраклы гөмбәләрне генә салырга тиешләр. Ахырдан һәр ике төркемнең кәрзине тикшерелә. Гөмбәләрне тиз һәм иң күп җыйган төркем җиңүче була.
    Кояш. Бигрәк күңелле итеп уйнадык. Сезнең янда кызык, ләкин безгә китәргә вакыт. Әйдә, Болыт дустым. Сау булыгыз, балалар!
    Болыт. Сау булыгыз!
    Кояш белән Болыт күңелле көй астында бии-бии чыгып китәләр.
    Алып баручы. Бу якка кемдер килә...
    Үзе дер-дер-дер килә.
    Кем булыр икән ул шаян?..
    Куян сикереп керә.
    Алып баручы. Ай, бу бит куркак Куян!
    Куян. Бар көчемә мин чаптым,
    Бүредән көчкә качтым!
    Куркуымнан дерелдим,
    Кая качарга белмим!
    Алып баручы. Курыкма син, Куянкай,
    Тынычлан син, Шаянкай.
    Без сине шатландырыйк,
    Бик матур бер җыр җырлыйк.
    “Уңыш җыябыз” җыры башкарыла. (Т.Волгина сүзләре, А.Филиппенко көе, Г.Гәрәева тәрҗемәсе).
    Җырдан соң көзге уңышка кагылышлы үсемлекләр битлеген кигән балалар
    үзләре турында сөйлиләр.
    Арыш. Кар астында кыш үткәрәм,
    Яшел тунымны киеп,
    Көздән чәчеп калдырганга
    Өлгерәм мин иң элек.
    Башта буынга сикерәм,
    Аннан серкә очырам.
    Мин буламдыр арыш,
    Буем була ун карыш.
    (арыш салынган капчыкны кәрзингә сала)
    Бодай. Буем озынлыгы белән
    Аз калышам арыштан.
    Мин аңардан күп уздырам
    Уңыш өчен ярышта.
    Эшкәртсәләр бөртегем
    Бөтен шартын китереп,
    Бодайдан күмәч пешә,
    Күбек кебек күпереп.
    (бодай салынган капчыкны кәрзингә сала)
    Солы. Мин бигрәк сусыл солы,
    Бөртекләрем сулы-сулы.
    Балаларны тиз үстерәм,
    Атларга көч-куәт бирәм.
    Солыны күбрәк чәчегез,
    Файдасы күп, белегез.
    (солы салынган капчыкны кәрзингә сала)
    Тары. Солыныкы шикелле үк
    Чукларым бар.
    Меңәрләгән бөртегем бар.
    Мин бит тары булам,
    Сөттә җидегә ярылам.
    Алтын сары бөртекләрдән
    Бик тәмле ботка булам.
    (тары салынган капчыкны кәрзингә сала)
    Карабодай. Бал кортлары үбә,
    Карабодай керфекләрем.
    Тары кебек бик вак түгел
    Минем бөртекләрем.
    Соң чәчеләм, иртә кайтам
    Басу, кырдан.
    Табыннарда мин бик затлы
    Ризык булам.
    (карабодай салынган капчыкны кәрзингә сала)
    Борчак. Сабакларым җиргә ятып
    Үсә минем.
    Чәчәкләрем ал-шәмәхә
    Төстә минем.
    Балаларга ошый минем
    Яшел чагым.
    Карабодай белән һич юк
    Охшаш ягым.
    (кәрзингә борчаклар сала)
    Кукуруз. Озын-озын егетләр без,
    Кукуруз исемле без.
    Кәүсәләребез биекләр,
    Башыбызда бүрекләр,
    Чәчләребез сары хәтфә,
    Орлыгыбыз алтын гәрәбә.
    (кәрзингә кукуруз чәкәне сала)
    Көнбагыш. Сары эшләпә киябез,
    Җем-җем итә күзебез.
    Гел кояшка караганга
    Кояш төсле үзебез.
    Көн багабыз, төн йоклыйбыз,
    Без булабыз – көнбагыш.
    (кәрзингә көнбагыш сала)
    Суган. Тышым сары, эчем ак,
    Исемем дә бит суган.
    Ай-һай, бигрәк яратам,
    Ерактан торып елатам.
    (кәрзингә суган сала)
    Кишер. Таң нурларын, кичке шәфәкъ төсен
    Җәй буена үзем җыйдым да,
    Алтын казык булып, татлы булып,
    Үстем менә җир куенында.
    (кәрзингә кишер сала)
    Шалкан. Түгәрәк мин, ай түгел,
    Сары, тик кояш түгел.
    Тәмле, тик алма түгел.
    Койрыклы, тычкан түгел.
    (кәрзингә шалкан сала)
    Чөгендер. Берсеннән аның заводлар
    Тәмле шикәр алалар.
    Исенчесен вак-вак итеп
    Турап ашка салалар.
    Без икебез бертуган –
    Беребез кызыл, беребез ак,
    Чөгендер без, күреп бак.
    (кәрзингә чөгендер сала)
    Кабак. Үзем бер бөртек,
    Эчемдә мең бөртек.
    Башым җирдә,
    Койрыгым комда.
    (кәрзингә кабак сала)
    Кәбестә. Кәбестәләр үсеп утырды,
    Тәгәрәп китәрдәй булып,
    Витамин күп кәбестәдә,
    Уңды быел күп булып.
    (кәрзингә кәбестә сала)
    Бәрәңге. Яшелчәнең иң туклыклысы мин,
    Аларның аксакалы.
    Эшем күп, ашым тәмле,
    Иренмичә генә эшлә, яме!
    (кәрзингә бәрәңге сала)
    Куян. Ай, яратам да инде мин кәбестә белән кишер ашарга.
    Алып баручы. Без, Куянкай, сиңа кәбестә белән кишерне бүләк итәрбез. Ләкин син башта аларны эзләп табарга тиеш. Әгәр балалар каты итеп кул чапса, димәк, син кирәкле урынга якынайгансың, ә инде балалар кулларын әкрен генә чапса, димәк, син яшелчәләр яшерелгән җирдән ерак киткәнсең. Аңладыңмы, Куянкай?
    Куян. Әйе! Әйдәгез, уйныйбыз!
    “Яшелчәләрне тап” уены уздырыла. Куян яшерелгән кишер белән кәбестәне таба.
    Алып баручы. Менә булдырдың, Куянкай. Бу сусыл кәбестә белән баллы кишер сиңа бүләк булсын!
    Куян. Рәхмәт сезгә күчтәнәчләрегез өчен!
    Күчтәнәчләрне алып, куана-куана Куян чыгып китә.
    Алып баручы. Менә безгә кунаккка яңгырлы Болыт та, якты Кояш та, куркак Куян да килеп киттеләр. Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз күренми нигәдер. Әйдәгез, бергәләп аны чакырып карыйк.
    Көз, көз, алтын Көз,
    Без сине бик көтәбез.
    Бик моңсу безгә синсез,
    Килче тизрәк безгә, Көз!
    Матур көй яңгырый. Залга Алтын Көз керә.
    Алтын Көз. Исәнмесез, дусларым,
    Балаларым, матурларым.
    Чакырдыгыз, ишеттем,
    Ашыгып килеп җиттем.
    Алып баручы. Рәхим ит, әйдә, Алтын Көз,
    Тансык кунак син безгә.
    Уйна, бие, күңел ач,
    Ямь бир бәйрәмебезгә.
    “Алтын көз” җыры башкарыла (З.Нури сүзләре, А.Батыршин көе).
    Күңелле көй яңгырый. Залга Тычкан йөгереп керә.
    Тычкан. Исәнмесез, балалар,
    Матур кызлар, малайлар!
    Сез шат күңелле булганга
    Килергә булдым монда.
    Сезгә уеным да бар,
    Кем минем белән уйнар?
    “Шалкан” уены уздырыла. Балалар түгәрәк ясап басалар, уртада – “шалкан”; түгәрәкнең тышкы ягында – “тычкан”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк буенча җырлап баралар:

    Бакча җирен йомшарттык,
    Язын шалкан утырттык.
    Шалкан, үс нык булып,
    Зур булып, тәмле булып!
    Шалканны тычкан күрде,
    “Шалкан минеке!”– диде.
    Шалкан, кач! Тычкан, ку!
    Чынлап түгел, уен бу!
    Җыр дәвамында “шалкан” “үсә”, ә “тычкан” түгәрәкнең тышкы ягы буенча йөри. Җыр бетүгә балалар кулларын өскә күтәрә. “Шалкан” качмакчы була, ә “тычкан” аны тотарга тырыша. “Шалкан” тотылгач, икесе бергә түгәрәк уртасына кереп бииләр.
    Алтын Көз. Күзләрегезне йомыгыз. Тыныч кына торыгыз...
    Бу вакытта залга эченә алмалар тутырылган, папье-машедан ясалган зур шалкан кертелә.
    Алтын Көз. Бер, ике, бер, ике,
    Күзләрне ачтык инде.
    Тычкан (шалкан тирәли әйләнә-әйләнә карый, гаҗәпләнеп):
    Мондый шалканнар сирәк,
    Нинди матур, түгәрәк!
    Мин шалканны яратам...
    Ярыймы ашап карасам?
    Алтын Көз. Син ашыкма әле, Тычкан.
    Гади түгел бу шалкан.
    Аның серен без табыйк,
    Җирдән тартып чыгарыйк.
    Алтын Көз шалканга тотына, аның артыннан бер-бер артлы балалар басалар. Тычкан булышырга теләмичә читтә тора.
    Алтын Көз һәм балалар (тарта-тарта):
    Тартабыз, тартабыз,
    Тартып чыгара алмыйбыз.
    Алтын Көз. Һай, тартып чыгарып кына булмый бит. (Читтә торган Тычканны күреп ала). Тычкан, дустым, син безгә булышчы.
    Тычкан арттан килеп баса һәм шалканны тартырга булыша.
    Бергә. Тартабыз, тартабыз,
    Тартабыз, тартабыз,
    Һәм тартып та чыгардык шалканны!
    Алтын Көз. Менә булдырдык та! Без бит бердәм булдык! Бердәмлектә – көч!
    Күңелле көй яңгырый. Тычкан “шалкан” эченнән берничә алма ала.
    Тычкан (гаҗәпләнеп):
    Карагыз әле монда:
    Шалкан эчендә алма!
    Алтын Көз. Шалканның серен ачтык,
    Тәмле алмалар таптык.
    Алтын Көз белән Тычкан, “шалкан” эченнән алмаларны алып, балаларга тараталар.
    Тычкан. Монда шундый күңелле булды. Уйнадык та, биедек тә.
    Алтын Көз. Менә, Тычкан дус, сиңа да бар минем күчтәнәчем. (Кәрзиннән алып Тычканга чын шалкан бирә).
    Тычкан. Рәхмәт, Алтын Көз. Мин чыннан да бик яратам шалканны.
    Алтын Көз. Миңа инде китәргә вакыт.
    Алып баручы. Рәхмәт сиңа, Алтын Көз. Икенче елга безнең бәйрәмебезгә тагын кил.
    Алтын Көз белән Тычкан. Сау булыгыз!
    Чыгып китәләр.
    Алып баручы. Шатлыклар – күңелебездә,
    Ал кояш – күгебездә!
    Рәхәтләнеп бәйрәм иттек –
    Алтын Көз килде безгә!
    “Әйлән-бәйлән уйныйбыз” җырлы-биюле уены оештырыла
    (Л.Батыр-Болгари көе, Р.Батулла сүзләре).

  11. Следующий пользователь сказал cпасибо Иделя за это полезное сообщение:

    Ал-су (20.09.2016)

  12. #41
    Местный Аватар для Иделя
    Регистрация
    02.08.2014
    Адрес
    Сибай
    Сообщений
    187
    Поблагодарил Поблагодарил 
    38
    Поблагодарили Поблагодарили 
    69
    Поблагодарил в

    32 сообщениях

    По умолчанию

    Яңа ел бәйрәменә
    (Яңа елны каршылау кичәсе)

    Искәрмә: Бу программа "Кар кызы бәйрәмгә чакыра" дип аталган тамаша күренешләре арасындагы чыгышлар рәвешендә төзелгән. Тамаша үрнәге "Кар кызы бәйрәмгә чакыра" дигән файлда бирелде.

    Беренче чыгыш
    Музыка яңгырап тора. Олы пәрдә алдында ике алып баручы.
    Беренче алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар!
    Икенче алып баручы. Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче Яңа ел белән!
    Беренче алып баручы. Нигә якынлашып килүче генә булсын? Килеп җиткән ич инде... Яңа ел белән сезне!
    Икенче алып баручы. Ә ничегрәк булыр икән киләсе Яңа ел? Ул ниләр алып килер икән?
    Беренче алып баручы. Яңа елмы?
    Яңа ел ул – үргә баскыч,
    Бәхетеңә тәрәзә.
    Яңа шатлык, яңа ачыш,
    Яңа абруй, дәрәҗә.
    Икенче алып баручы.
    Яңа ел ул – күк гөмбәзендә
    Ил йөген иңдә йөртүче
    Җемелдәүче энҗеләр.
    Ару белмәс кешеләр.
    Беренче алып баручы.
    Яңа ел ул – Кар кызлары,
    Күңел бәйсезлеген хуплап
    Җирдә очкан аккошлар.
    Бердәм купкан алкышлар.
    Икенче алып баручы.
    Яңа ел ул – чыршыларның
    Киләчәктән бер илче ул
    Ямь сибүе залларга.
    Без яшәгән заманга.
    Яңа ел турында җыр башкарыла.
    Беренче алып баручы. Менә шулай җыр белән кичәбезне башлап җибәрдек. Бүгенге кичәдә җырларга да, биергә дә, төрле кызыклы хәлләр сөйләргә дә мөмкин булачак. Әзер булып торыгыз!
    Икенче алып баручы. Хәзер маскарад костюмнары парады.
    Беренче алып баручы. Маскарад костюмнары киеп килгәннәрне сәхнәгә чакырабыз.
    Марш яңгырый. Костюмнар белән килүчеләр сәхнә буйлап йөриләр һәм бер рәткә тезеләләр. Алар костюмның исемен, максатын әйтергә тиеш. Җыр-бию башкарырга, кызыклы мәзәк сөйләргә мөмкин.
    Беренче алып баручы. Бүгенге программада сез «Кар кызы бәйрәмгә чакыра» дигән тамаша карарсыз. Күренешләр арасында без сезнең белән җыр-бию ярышы үткәрербез, уеннар оештырырбыз. Уенда без ромашка чәчәген файдаланырга булдык.
    Икенче алып баручы. Менә ул. Нинди матур! Шулай да аны өзгәләргә туры килә инде. Хәзер мин залга төшеп сезгә ромашка чәчәгенең таҗларын өзәргә тәкъдим итәм. Аның арткы ягына бирем язылган.
    Беренче алып баручы. Тәртип номеры да бар. Шул тәртип буенча без сезне чакырырбыз. Хәзерләнү өчен, сәхнә артына керергә мөмкин. Музыкантлар сезгә рәхәтләнеп булышыр. Залга төшеп, ромашка чәчәгенең таҗларын өздереп йөриләр.
    Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар! Хәзергә без югалып торабыз. Сәхнәне әкият геройларына бирәбез.
    Икенче алып баручы. Аларны матур итеп кул чабып каршылыйк!
    Кул чабалар. Үзләре кереп китәләр. Пәрдә ачыла. «Кар кызы бәйрәмгә чакыра» тамашасы башлана һәм ул беренче күренеш тәмамланганчы дәвам итә.
    Икенче чыгыш
    Беренче алып баручы. Менә күрдегезме, нинди кызык!
    Икенче алып баручы. Хәзер без алардан да кызыграк ясыйбыз.
    Беренче алып баручы. Ничек итеп?
    Икенче алып баручы. Ничек итепме? Хәзер күрерсез.
    Сәхнәгә озын кеше – марсиан чыга. Ул төрле хәрәкәтләр ясап, бер көлдереп ала. Исәнләшә. Кая килеп төшкәнен сораша, кайда икәнлегенә төшенгәч, бик тә күңеле төшә.
    Марсиан. Ниүжәли ... га егылып төштем инде мин? Ничекләр китәрмен? Тәлинкәм ватылды, автобуска билет булмас. Туктале, начальство берәр машинасын биреп тормасмы? Аларны бик юмарт дип ишеткән идем. Монда телефон да бар икән, шылтыратып алыйм булмаса. (Шылтырата.) Алло! Миңа хакимият башлыгы кирәк. Кайда? Клубка китте, дисеңме? Хе. Мин клубның нәрсә икәнен каян белим? Ашый торган нәрсәме соң ул? Ә-ә-ә... Анда нишлиләр соң? Дурак саталар? Дурак кем соң ул? Әй, нәрсә дигәнем, нәрсә белән ашыйлар? Ашамыйча соң... Мин ач, ашханә дисеңме? Анысы нәрсә тагын? Кафемы?.. Кафетерийдыр инде. Эшләми ич ул. Анда булдым инде мин. Ул бит кино куя торган җирдә дигәннәр иде. Заманында ул бик шәпләп ачылган ди үзе, сатарга коктейль дә булмагач, нинди кафетерий була инде ул? Менә безнең Марс планетасында перәме боздан ясыйлар, туңдырма көтеп ятмыйлар. Кушасың инде, кушасың, анда бит апельсиннар гына үсә, шуны кушасың. Бик тиз әзер була ул! Я, ярый, аңлатканыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, хушыгыз. Яңа ел белән сезне! (Трубканы куя. Залга.) Яңа ел белән сезне, Җир кешеләре! Яңа елда яңа уңышлар сезгә, космоста очрашканга кадәр! (Чыгып китә.)
    Беренче алып баручы. Ә хәзер ромашка таҗларын өзгән тамашачыларны сәхнәгә чакырабыз!
    Икенче алып баручы. Димәк, «ромашка» уены башлана.
    Беренче алып баручы. Әйе, башлана. Рәхим итегез – сәхнәдә ромашканың беренче таҗын өзгән... (Исеме әйтелә) чакырыла.
    Ул кеше ромашка таҗына язылган биремне үти.
    Икенче алып баручы. Бу башкаручыга Кыш бабайның алдан ук җибәргән Яңа ел бүләген тапшырабыз. Рәхмәт сезгә. Хәзер әкиятнең дәвамын карагыз.
    Тамаша дәвам итә.
    Өченче чыгыш
    Концерт номерлары. Аннан соң тамаша тагын дәвам итә.
    Дүртенче чыгыш
    Ассистент. Исәнмесез, хәерле кич! Яңа ел белән! Мөмкин булса, без хәзер тамашачылар белән уеннар үткәреп алабыз. Уеннарның шартын аңлатам. Беренче уен –Яңа ел календаре. Хәзер без аны өләшеп чыгабыз. Шуның үзегезгә ошамаган өч аен сызып, исем-фамилиягезне язып безгә тапшырыгыз. Хәзер, сезгә булышу өчен, кичәне алып баручыларны чакырам. Рәхим итегез, кызлар (егетләр)! Кыш бабайга да календарь бирелде, әгәр ул сызган айларга сезнең сызган айлар туры килсә, бүләк алачаксыз. Әйдә, башладык, уйнап җибәр, (Фәлән) абый, баянда күңелле көйләрне!
    Уен үткәрелә.
    Ассистент. Иптәшләр, икенче уенны башлап җибәрсәк тә ярый. Бу уенны үткәрү өчен ике егет кирәк булачак. Рәхим итегез! (Залдан ике егет чакырыла.) Яле, кара-каршы килеп басыгыз. Кул бирешегез, танышыгыз. Шушы минуттан сез мәңгелек дуслар булып калырсыз. Хәзер мин сезнең аркагызга плакатлар беркетәм, анда ясалган рәсемгә карап, сез аның исемен атарга тырышыгыз. Тик бер шартым бар – сез бер-берегездән алданрак әйтеп бирергә тырышырга тиеш. Кайсыгыз алдан әйтә – приз шуңа була. Әмма сез язуны үз аркагыздан түгел, дустыгыз аркасыннан укыгыз, шул ук вакытта үз аркагызга язылганны күрсәтмәскә тырышыгыз. Бер-берегезгә кул белән кагылу тыела. Я, башладыкмы?
    Уенчыларга көч биреп тора. Тамашачылар булышмаска тиеш. Берсенә кишер, икенчесенә чөгендер рәсеме ясарга һәм шул рәсемнәргә ярашлы сүзләр язарга мөмкин.
    Ассистент. Ә хәзер тамашаның дәвамын карагыз!
    Тамаша дәвам итә.
    Бишенче чыгыш
    Беренче алып баручы. Әкият тәмам. Ләкин тамашачы кайтырга ашыкмасын, әле безнең кичәбез бетмәде. Хәзер сезнең каршыга чыгучылар – безнең күптәнге дусларыбыз.
    Икенче алып баручы. Туктале, алдан әйтеп куйгач, кызыгы бетә, кемнәр икәнен әйтми торыйк!
    Беренче алып баручы. Сәхнәдә маскарадчылар!
    Музыка уйный. Бер төркем маскарадчылар сәхнәгә биеп чыгалар. Костюмнар төрле һәм һәрберсенең үз программасы булырга тиеш. Яки маскарадчыларның гел бертөрле киенеп, бер программа нигезендә чыгыш ясавы мөмкин. Моны фольклор коллективы белән әзерләргә кирәк. Кул чабулардан соң, алып баручылар чыга. Маскарад киемнәреннән, чыгучыларга бүләкләр тапшырыла.
    Беренче алып баручы. Инде кичәбез тәмамлана дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез!
    Зур өметләр белән каршылыйбыз
    ... ның ел башын.
    Игелек һәм миһербанлык кына
    Булсын иде синең юлдашың!
    Икенче алып баручы.
    Яңа елда исән-мул тормышка
    Аяк бассак иде, йа Рабби!
    Кил, Яңа ел, изгелегең белән,
    Явызлыкны беркем яратмый.
    Беренче алып баручы.
    Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
    Авырлыклар ишек какмасын.
    Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
    Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!
    Икенче алып баручы.
    Иңнәренә тормыш авырлыгын
    Күтәрмәсен ялгыз аналар.
    Ата-ана тигезлеге белән
    Пар канатлы үссен балалар!
    Икесе бергә.
    Яңа ел мөбарәк булсын,
    Табыннар түгәрәк булсын!
    Беренче алып баручы. Бүгенге бәйрәм дәвам итә. Хәзер фойеда яшьләр өчен милли биюләр һәм дискотека башлана. Яңа елның беренче сәгатьләрендә бию залына рәхим итегез!


    Бәйрәмнәр, туйлар өчен. Тамаша үрнәкләре. Сәмига Сәүбанова туплавында. Казан, "Раннур" нәшрияты, 1999.

  13. #42
    Местный Аватар для Иделя
    Регистрация
    02.08.2014
    Адрес
    Сибай
    Сообщений
    187
    Поблагодарил Поблагодарил 
    38
    Поблагодарили Поблагодарили 
    69
    Поблагодарил в

    32 сообщениях

    По умолчанию

    муз.занятия на башкирском языке
    Дәрес маҡсаты: Ритмик хәрәкәттәрҙе көй менән бергә башларға һәм
    көйҙөң аҙағына бөтөрөргә, көйҙөң характерына
    ҡарап хәрәкәтләнергә өйрәтеү.
    Йырҙа ҡабатланған музыкаль фразаларҙы
    тәрбиәсегә ҡушылып йырлап.

    Дәрес барышы
    Музыка етәксеһе: Һаумыһығыҙ балалар! Бөгөн беҙҙе ҡунаҡҡа ҡуян саҡырып ките. Әйҙәгеҙ урманға ҡарай атлап барайыҡ әле. Марш көйөнә һалдаттар булып атланыҡ. Кәүҙәләрҙе төҙ тотабыҙ, аҫҡа ҡарамайбыҙ. ( марш). Көй үҙгәреүгә уларға йүгереп барыуҙы аңлатыу.
    Ҡыҙҙар күлдәктәрен тотоп, малайҙар ҡулдарын бөйөргә ҡуйып йүгерҙек.( Шәп көй).
    Йүгереп барып ҡуяндың өйөн үтеп киткәнбеҙ, әйҙәгеҙ атлап киттек. («Атлайбыҙ, йүгерәбеҙ»).
    Ҡуян һаумы, бына балалар ҡунаҡҡа килде һиңә. Әйҙәгеҙ, күмәкләп һаулыҡ һорашайыҡ! Атлап, йүгереп килеп арыныҡ, әйҙәгеҙ ултырғыстарға ултырайыҡ.
    Ҡуян ҡара әле, беҙ үҙебеҙ менән бесәй балаһы алып килдек. Үҙе кескәй генә булыуына ҡарамаҫтан ҡаршылашып һөт эсмәйем ти. Әйҙәгеҙ балалар шуның турала йыр тыңлап алайыҡ, бәлки эсеп ҡуйыр һөтөн. Барыбыҙҙа төҙ итеп ултырҙыҡ, һәм тыныс ҡына йыр тыңлайбыҙ. ( Тыңлау «Бесәйем» Р. Сәлмәнов).
    Афарин балалар! Бигерәк матур ултырҙығыҙ. Нимә тураһында булды был йыр? Күңеллеме, яймы? ( яуап ) дөрөҫ, яй булды!
    Ә хәҙер ҡуянға үҙебеҙҙең яңы өйрәнә башлаған йырыбыҙҙы йырлап ишеттерәйек! ( Йыр өлөшө: «Бесәй»).
    Афарин балалар, йырҙы бик шәп башҡарҙығыҙ! Ә ҡуянға үҙе тураһында йырҙы йырлап ишеттермәһәк үпкәләр ул, Әйҙәгеҙ йырлап үтәйек! ( Йыр «Ҡуян» ).
    Бигерәк шәп булды! Ҡуян ҡыуанып китеп беҙгә бер бүләк бирҙе. Әйҙагеҙ әле йәшникте ҡарайыҡ әле, эсендә нимәләр бар икән. Бына уның эсендә төҫлө ҡулъяулыҡтар бит, ниндәй матур үҙҙәре. Әйҙә ҡулъяулыҡтар менән бейеп алайыҡ. ( Бейеү өлөшө: «Ҡулъяулыҡтар» )
    Афарин! Матур бейенегеҙ, йырланығыҙ! Әйҙәгеҙ ҡуянға рәхмәт әйтеп хушлашайыҡ һәм төркөмгә ҡайтайыҡ! Һау булығыҙ балалар!

  14. #43
    Местный Аватар для Иделя
    Регистрация
    02.08.2014
    Адрес
    Сибай
    Сообщений
    187
    Поблагодарил Поблагодарил 
    38
    Поблагодарили Поблагодарили 
    69
    Поблагодарил в

    32 сообщениях

    По умолчанию сценарий осень средняя группа

    Вальс көйөнә бейеп балалар килеп инә, һәм ярым туңәрәк яһап торалар.

    Алып барыусы: һаумыһығыҙ балалар!Бөгөн беҙ һеҙҙең менән байрамға йыйылдыҡ.Ә ниндәй байрам икән,кем белә?дөрөҫ,көҙ байрамы,мул уңыш,йәшелсә байрамы.

    Моңһоуланды урмандар,
    Һарғайҙы ҡырҙар өҫтө.
    Йылға-күлдәр топ-тоноҡ,
    Көҙ килде бит,көҙ килде.

    Йыр “йәй үтте
    (Көҙ,япраҡтар тураһында шиғырҙар)
    Алып барыусы: Әйҙәгеҙ әле ҡыҙҙар,шул матур япраҡтар менән бейеп күрҙәтегеҙ әле!

    “Япраҡтар бейеүе”
    (Бейеү бөткәс һепереүсе һеперткеһен тотоп инә)

    Һепереүсе: Һеперткемде алам да мин ҡулыма,
    Сығам ишек алдына.
    Был япраҡтар сәскә кеүек,
    Һары ғына, ал ғына.
    Мин һеперәм-һеперәм япраҡты өйөп ҡуям!
    (Ҡыҙҙар япраҡтар бер ергә өйөлөп барып ултыралар)
    Арып киттем бигерәк ,ял итеп алыр кәрәк.
    ( Һепереүсе ултырып йоҡлап китә.Ел килеп инә)

    Ел: Мин көҙгө әсе ел,
    Осам төрлө яҡтарға,
    Ағастағы япраҡтар
    Бер өрөүҙә юҡ була!
    (Ел балаларға өрөп ебәрә,улар урындарына барып ултыралар.Һепереүсе уяна)

    Һепереүсе: Мин һепереп үткән ерҙе
    Килеп күрһәм ҡабаттан.
    Өйөп ҡуйған япраҡтарҙы
    Ел килгән дә таратҡан.
    Мин һеперәм-һеперәм япраҡты өйөп ҡуям.Арып киттем бигерәк, ял итеп алыр кәрәк.
    (Һепереүсе йоҡлап китә, Ел килеп инә)

    Ел: Мин көҙгө әсе ел,
    Осам төрлө яҡтарға,
    Ағастағы япраҡтар
    Бер өрөүҙә юҡ була!
    (Ел балаларға өрөп ебәрә,улар урындарына барып ултыралар.Һепереүсе уяна)

    Һепереүсе: Ел тырыша –ботаҡтарҙа
    Япраҡтар ҡалмаһын тип.
    Ергә төшөрмәҫ борон тотоп алырға кәрәк.
    ( Һепереусе япраҡтарҙы баҫтыра, улар ултырғысҡа барып ултыралар.)
    Һепереүсе: Арыным мин йүгереп.Шаян япраҡтарҙы баҫтырып.Юлдарҙа күләүектәр генә ята,башҡа һепереүсе кәрәкмәй.Китәм мин был яҡтарҙан.Һау булығыҙ!
    Алып барыусы: Балалар!Тағы кемдер беҙгә килә тугелме?
    ( Вальс көйөнә көҙһылыу килеп инә)
    Көҙһылыу:Һаумыһығыҙ балалар! Бигерәк эшем күп булды шул, шуга
    Ла әҙерәк һуңланым.Урмандағы,баҡсаларҙағы япраҡтар
    Ҙы үләндәрҙе һары,ҡыҙыл төҫкә буяным.Бөтә ҡоштарҙы
    Йылы яҡҡа оҙаттым да һеҙҙең янга килеп еттем.Бары-
    Ғыҙҙа бик матур кейенгәнһегеҙ!Ә шуны әйтегеҙ әле
    Балалар!Бейей беләһегеҙме һеҙ?
    Балалар: Әйе!

    “Күмәк бейеү”
    Алып барыусы: әйҙәгеҙ көҙһылыу,түрҙән үтегеҙ,байрамда бергә-
    ләп күңел асайыҡ.

    Беренсе бала: Вот и осень наступила
    Все вокруг позолотила,
    Подрумянила калину,
    Разукрасила рябину.
    Икенсе бала: Рыжий клен,березки,ивы
    Удивительно красивы.
    Но рябинка краше всех
    В алых бусах для потех.
    Алып барыусы: Ә хәҙер Әмилә,Вилена,Лера беҙгә Миләшкәйҙәр
    Тураһында йыр йырлайҙар.

    Йыр-бейеү “Миләшкәйҙәр”
    Көҙһылыу:Афарин балалар!Бигерәк матур йырланығыҙ,бейенегеҙ!
    Бөгөн һеҙҙең баҡсағыҙҙа
    Йәшелсәләр йыйылган
    Шуга күрә һөйләшәйек
    Тик ошо хаҡта гына!
    ( Һуған,кишер,помидор,сөгөлдөр сыгып шигыр ятлайҙар)
    Күмәкләп: Витаминдарға беҙ бай!
    Көҙһылыу: Ә хәҙер түңәрәккә тороғоҙ,йәшелсәләр менән күмәк йыр
    Башҡарығыҙ!

    Йыр”Йәшелсәләр “
    Көҙһылыу: Афарин балалар!Урындарығыҙға ултырығыҙ!
    ( Талғын ғына ямғыр тауышы ишетелеп ҡала)
    Алып барыусы:Балалар Ишетәһегеҙме?Был нимә тауышы ул?
    Әллә тышта ямғыр яуа инде.
    Ямғыр:Һаумыһығыҙ балалар,көҙһылыу. Бына миңәлә сират етте
    Балалар янына килергә.куптән көттөм инде ошо көҙ көнөн.
    Көҙһылыу:Ямғыр туҡта.шундай кире булып сыҡтыңда инде.
    Кем һине байрамға саҡырҙы?бар кит байрам кәйефен
    Боҙма.
    Ямғыр:Минең дә бәләкәстәрҙең бейеп, йырлағанын тыңлағым килгәйне.Ә һеҙ мине ҡыуаһығыҙ(илай).
    Алып барыусы:Балалар ямғырҙы ҡалдырайыҡмы байрамда?
    Балалар:-әйе.
    Алып барыусы:Беҙ ямғыр һинең турала шиғырҙар,йырҙар
    өйрәндек.Шигырҙы тыңла әле!
    (Ямғыр тураһында шиғырҙар)

    Милана Яркеева йыр” Капелька”.
    Ямғыр:Бигерәк күңелле икән һеҙҙең менән!

    Көҙһылыу:Һин ямғыр балаларҙы һыуыҡ ямғырҙарың менән
    ҡурҡытам тип уйлама.Улар һинән ҡурҡмайҙар,
    сөнки уларҙың ҡулсатырҙары бар.
    Ҡыҙҙар һиңә бейеү әҙерләгәндәр.

    Бейеу” “Зонтиктар
    Ямғыр:афарин ҡыҙҙар!Матур бейейһегеҙ,йырлайһыгыҙ!Ярай мин ҡайтайым байрамығыҙҙы боҙмайым.Һау булығыҙ!
    (Музыка аҫтында ҡуян инә)
    Ҡуян: Урман буйлап һикереп,
    Йөрөргә мин яратам.
    Көҙгө уңган бәшмәкте
    Йыйырға мин яратам.
    Ә ҡайҙа ул бәшмәктәр?Ҡайҙа йәшенгәндәр улар?яңы гына ямғыр яуып китте.
    (музыка аҫтында йөрөй,эйелеп бәшмәк эҙләй.Ҡапыл көҙһылыуҙы куркп ҡала ул)
    Көҙһылыу:Һаумы ҡуянҡай!
    Ҡуян:уй!һаумыһығыҙ балалар!көҙгө уңган бәшмәкте йыйырға тип сыҡҡайным.Бәшмәктәр бигерәк шаян булып сыҡты,һары япраҡтар аҫтына йәшенеп боткәндәр.ҡайҙан табырга инде?
    Көҙһылыу:Ҡайгырма һин ҡуян.Хәҙер мин тылсымлы һүҙҙәремде
    әйтһәм ошо залда уҡ бәшмәктәр үҫеп сыҡыр.
    (Эстән тылсымлы һүҙҙәр әйтә.Бәшмәктәр үҫеп сыга).

    “Бәшмәктәр бейеүе”
    Көҙһылыу:Ҡуян күрәһеңме?Бәшмәктәр үҫеп сыҡты.
    Ҡуян: ООО.Хәҙер йыйып алам үҙҙәрен.(бәшмәктәр алып барыусы
    Артына йәшенәләр)
    Көҙһылыу:Бер,ике,өс баҫтырып тотоп ҡара!

    Уйын “Бәшмәкте тот”
    Көҙһылыу:Күрәһеңме ниндәй етеҙ бәшмәктәр.берәүһендә тота
    Алманың.хәҙер балалар менән уйнап алайыҡ.

    Уйын “бәшмәк йыйыу”
    Көҙһылыу: Бына һиңә балалар күпме бәшмәк йыйып бирҙеләр.
    Ҡыш буйына етер үҙеңә.
    Ҡуян:Рәхмәт һеҙгә балалар!миңә ҡайтырга кәрәк.Һеҙҙең менән күңелле булды.Һау булығыҙ осрашҡанға
    Көҙһылыу:Хәҙер япраҡтарҙы тылсымлы һүҙҙәр менән тәмлекәстәргә
    әйләндерәм.Барығыҙҙа күҙегеҙҙе йомоғоҙ,ҡарамағыҙ
    был яҡҡа.
    ( кәрзиндәрҙе алыштыра)
    Имән,саған япраҡтары
    әйләнегеҙ тәмлекәскә!
    Яулыҡты алып ҡарайыҡ әле.
    Алып барыусы:Балалар ҡарағыҙ әле!Япраҡтар ысынлапта тәмле-
    Кәстәргә әйләнгән.
    Көҙһылыу: миңә хушлашырға ла ваҡыт етте.Һау булығыҙ,киләһе йыл осрашҡанға тиклем!
    Алып барыусы:ошоноң менән байрам тамам.төркөмгә ҡайтайыҡ!

  15. Следующий пользователь сказал cпасибо Иделя за это полезное сообщение:

    Айгуль (30.08.2016)

  16. #44
    Местный Аватар для Dilya6467
    Регистрация
    05.06.2009
    Адрес
    Нижневартовск
    Сообщений
    361
    Поблагодарил Поблагодарил 
    2,046
    Поблагодарили Поблагодарили 
    688
    Поблагодарил в

    87 сообщениях

    По умолчанию

    Татарская песня.rar
    Песня "Уз жырыбыз" на татарском языке. Здесь плюс и минус. Слова чуть поменяла (школу на садик).

    Уз жырыбыз

    1. Жырлар бик куп тэ тугел, безгэ дигэннэре аз
    Эйдегез без языйк эле алып тэ калэм, кагаз.
    Уз жырыбыз булсын эле, жырларга бэйрэмнэрдэ,
    Жырдан башка торалмыйбыз бакчада да ойдэдэ.

    2. Тапкырлагач сузлэрне, узгэртэбез жырларны,
    Чонки безгэ иртэрэк шул мэхэббэт дип жырларга.
    Уз жырыбыз булсын эле, жырларга бэйрэмнэрдэ,
    Жырдан башка торалмыйбыз бакчада да ойдэдэ.

    3. Бик охшаса жырыбыз, энилэрдэ кушылсын.
    Ор яня жыр ойрэнэбез бер екм читтэ калмасын.
    Уз жырыбыз булсын эле, жырларга бэйрэмнэрдэ,
    Жырдан башка торалмыйбыз бакчада да ойдэдэ.

    Уз жырыбыз булсын эле, жырларга бэйрэмнэрдэ,
    Жырдан башка торалмыйбыз бакчада да ойдэдэ.
    Уз жырыбыз булсын эле, жырларга бэйрэмнэрдэ,
    Жырдан башка торалмыйбыз бакчада да ойдэдэ.

    Жырдан башка торалмыйбыз бакчада да ойдэдэ.
    ….. бакчада да ойдэдэ.

  17. #45
    Новичок
    Регистрация
    07.01.2015
    Адрес
    Казань
    Сообщений
    3
    Поблагодарил Поблагодарил 
    0
    Поблагодарили Поблагодарили 
    0
    Поблагодарил в

    0 сообщениях

    По умолчанию

    Иделя, матур сөенарийларыгыз белан соендерганага - зур рэхмэт сезгэ!!!

Страница 3 из 5 ПерваяПервая 12345 ПоследняяПоследняя

Социальные закладки

Социальные закладки

Ваши права

  • Вы не можете создавать новые темы
  • Вы не можете отвечать в темах
  • Вы не можете прикреплять вложения
  • Вы не можете редактировать свои сообщения
  •  
Яндекс.Метрика free counters Рейтинг@Mail.ru