Зравствуйте, уважаемые музыкальные руководители! Вношу свою скромную лепту. Сценарий на 8 марта для подготовительной группы на татарском языке. Может, кому-то пригодится в работе. Я первый раз выкладываю материал, заранее извините, если что не так.
Әниемә бер җыр бүләк булсын...
(Мәктәпкә әзерлек төркемендә 8 Мартка багышланган ШТК)
Балалар музыка астында залга керәләр, ярымтүгәрәк булып урындыклар янына тезеләләр.
Алып баручы. Кырлар әле кардан ачылмаган,
Тик яз инде якын, бик якын.
Бу ак пәрдә кинәт ачылыр да,
Язлар җитәр җәеп канатын.
1 бала. Язның беренче бәйрәме
Сезгә бүләк, әниләр.
Чөнки тормышның яме
Сез ул,
Балалар.(бергә) Сез ул , әниләр!
Алып баручы. Хөрмәтле, әниләр, әбиләр, дәү әниләр, кадерле балалар! Сезне барыгызны да 8 Март халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәтлек, ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә! Балаларыгызның матур җырлары, күңелле биюләре, шаян шигырьләре сезгә бәйрәм бүләге булсын.
2 бала. Килеп җитте 8нче Март!
Әниләр, бу сезнең көнегез.
Сез үстергән балалардан бүген
Кайнар котлау кабул итегез.
3 бала. Чәчәк бәйләме сузсак,
Үрелеп ала алмассыз.
Җыр бәйләме бүләк итсәк,
Кабул итми калмассыз.
“Яраткан әниебез” җыры
(Ф. Рәхимголова сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе) башкарыла
4 бала. Ак яулыклы, көләч йөзле,
Шат күңелле, әйбәт тә.
Кем ул, диеп сорыйсызмы?-
Дәү әнием, әлбәттә.
Алып баручы. Алмаз ярата әбисен,
“Әби”,- дип яна-көя.
Бәйрәмгә килгәч, аңа дип
Бер шигырь сөйләп бирә.
Алмаз “Әбием килгән” Ф.Зыятдинова
Алып баручы. Әбиләр, дәү әниләр, сез бит әле дә әниләр. Сезгә багышлап
“Кояш гомере” җыры
(Г.Зәйнәшева сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе) башкарыла.
5 бала. Күрәсезме, бүген әти
Ничек назлы елмая,
Чәчәк бәйләмнәре белән
Әнине көтеп ала.
6 бала. Сезгә бүләк ясадык,
Иренмәдек, тырыштык.
Үзең хезмәт куйган әйбер –
Зур бүләк дип уйлаштык.
(Балалар әниләренә, әбиләренә, кунакларга бүләкләр тапшыралар).
Алып баручы. Бүген без әниләр бәйрәме көнендә
“ШАЯННАР һәм ТАПКЫРЛАР КЛУБЫ” ачабыз.
Балалар һәм әниләр бу ярышларда үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен, иң мөһиме күңелле итеп шаяра белүләрен күрсәтсеннәр.
Балалар командасы “Умырзаялар”.
Команданың капитаны __________________________________
Команданың сәләмләвен тыңлыйбыз.
“Умырзаялар” капитаны:
Әниләр бәйрәмендә без
Шаярырбыз, көләрбез,
Җырларбыз да, биербез,
Һәм хөрмәтле әниләр:
Балалар (хор белән) Сезгә без тиз генә бирешмәбез.
Алып баручы. Хәзер әниләр командасы белән таныштырам. Аларның исеме “Нәркисләр”.
Команданың капитаны________________________________
Команданың сәләмләвен тыңлыйбыз.
“Нәркисләрнең” капитаны:
“Умырзаялар” сезгә
Ялкынлы кайнар сәлам.
Дөрес җавап һәм уңышлар
Теләп калабыз сездән.
Алып баручы. Уенчыларны дәрәҗәле жюри бәяләр.(Алар белән таныштыру). Сүз сезгә жюри әгъзалары.
Уенчыларның күңелләрен күтәрергә үзенең җыры белән Гәлләмова Энҗе ярдәм итәр.
1 муз.номер: “Гармун уйныйм”
1 конкурс: “Уеңны уйдырып сал”.
Алып баручы. Башларны эшләтеп, әзрәк уйлап алыйк. Халыкның бик күп мәкаль, әйтемнәре бар. Бу уен “башы бар, ахырын тап” диеп атала.
1. Әткәй шикәр, ....(әнкәй бал.)
2. Анаң кебек кешегә...(тел озайтма.)
3. Дөньяда иң йомшак нәрсә...(әниемнең куллары.)
4. Әни суккан... (авыртмый.)
5. Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз
Аннан кала...(ипи,тоз.)
Ә хәзер сорауларга җавап эзлибез.
6. Атнада ничә көн? (7 көн)
7. Бер кулда ничә бармак? (5)
8. Иң кыска ай? (февраль)
9. Кечкенә сыер – ул бозау,
ә кечкенә эт - (көчек)
10. Ни өчен машиналарның тормозлары бар?
11. Мәскәү, Казан, Түбән Кама – нәрсәләр?
2 муз. номер. Татар халык биюе “Әнисә”
Аяклар тими идәнгә
Дәртләнеп биегәндә.
Йөрәкләр җырлый берләшеп,
Парлашып биик әйдә.
2 конкурс. “Уңган хуҗабикәләр”.
3 музыкаль номер. Җыр “Раз - ладошка”
Алып баручы. Сүз жюрига бирелә.
Алып баручы. Алда капитаннар ярышы.
3 конкурс. “Җитез куллар - олы йөрәкләр”
Әнисенә яки баласына бүләк итәр өчен кем тизрәк йөрәк кисәр.
Алып баручы. Ә Фәнис безгә үзенең шигырен сөйләр.
“Кирәк” шигыре.
4 музыкаль номер. “Чәчәкләр белән бию”
4 конкурс. “Назлы сүзләр - җанга дәва”
Алып баручы. Безнең капитаннар кискән йөрәкләрне бүләк итешер өчен һәр командадан берәр кеше чакырыла. Алар бер-берләренә назлы сүзләр әйтә-әйтә каршы атлыйлар. Кем беренче әнисенә яки баласына килеп җитә, шул җиңүче була.
5 музыкаль номер: җыр “Курчакка күлмәк тектем”
(Р.Вәлиева сүзләре)
Алып баручы. Ә хәзер сүз жюрига бирелә.
5 конкурс: “Кабарткыч – шарларны кем тизрәк уч төпләрендә күчерер” (һәр командадан 4-5 кеше катнаша)
Алып баручы. Котлау өчен сүзне малайларга бирәбез.
Азат “Әниемнең кызы юк бит”
Ислам шигырен рус телендә сөйләр.
6 музыкаль номер: җыр “Мы шагаем как солдаты”.
6 конкурс. Татар халык уены “Капкалы”
Динар шигырь сөйли “Почмакта торам”
7 конкурс: “Мин матур, мин чибәр, миңа карап туймаслык”
(һәр командадан 2-3 кеше кәрҗиннән киемнәр алып киенәләр, көзгегә карап үз-үзләрен мактыйлар.)
Алып баручы .Cүз жюрига бирелә.( Бүген бездә ана һәм бала мәхәббәте җиңде).
Танец с мамами. Приглашение на чаепитие.
Социальные закладки